Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илнар Галин: "Алчыновны ябып кую алдагы 13 көндә булырга мөмкин хәлләр белән бәйле була ала"


Фаил Алчынов
Фаил Алчынов

Уфаның Киров районы мәхкәмәсе хөкемдары Ольга Совина “Башкорт” хәрәкәте җитәкчеләренең берсе Фаил Алчыновны 13 тәүлеккә сак астына алу карары чыгарды.

Уфада 10 көн сак астында тотылганнан соң 12 сентябрьдә иреккә чыгарылган башкорт активисты Рәмилә Сәетованы каршылап өенә илтүче Алчыновны ЮХИДИ хезмәткәрләре кичә тоткарлаган иде.

“Башкорт” хәрәкәте җитәкчесе Илнар Галин бу хәл турында Азатлыкка “Фаил Алчыновны болай итеп ябып кую Радий Хәбиров өчен отышлы түгел. Хәбировның рейтингы болай да төшә бара, Алчынов белән мондый хәлнең булуы аңа кирәкми. Безнең уебызча, шушы 13 көн эчендә нидер булырга мөмкин һәм анда Фаил Алчыновның булуын теләмиләр. Фаилне әлеге вакыйгалардан читләштереп тору өчен ябып куйган булырга мөмкиннәр. Җилнең кай яктан исүен үзебез дә аңлый алмыйбыз”, диде.

Галин әйтүенчә, якын көннәрдә алар башкорт активистлары Алчыновка теләктәшлек чарасы оештырырга җыена.

Алчыновның адвокаты Гарифулла Яппаров 12 сентябрьдә булган хәлләрне полиция катнашында махсус оештырылган провокация дип атады.

Бүген Уфада Алчыновка теләктәшлек йөзеннән ялгыз пикетлар узды.

XS
SM
MD
LG