Accessibility links

Кайнар хәбәр

Томски һәм Новосибирскида Навальный тарафдарлары депутатлар булып сайланган


Алексей Навальный һәм Ксения Фадеева Томскида 19 августта
Алексей Навальный һәм Ксения Фадеева Томскида 19 августта

Русиянең күпчелек төбәкләрендә сайлауларда “Бердәм Русия” вәкилләре җиңә

Русия оппозиция сәясмәне Алексей Навальныйның Томски һәм Новосибирскидагы штаблары җитәкчеләре, беренчел мәгълүматларга караганда, шәһәр шурасына сайлауларда җиңеп чыккан. Томскида Ксения Фадеева тугыз сайлау бүлгесенең җидесендә “Бердәм Русия” вәкилен узган диелә. Бу турыда Фадеева социаль челтәрдә хәбәр итте. Томски шәһәр шурасына Навальный штабыннан Андрей Фатеев та узган диелә. Моннан тыш, Новосибирскида шәһәр шурасына Навальный штабы вәкиле Сергей Бойко да сайланган.

Новосибирскида “Бердәм Русия” өчен сайлаучыларның 35 проценттан азрагы тавыш биргән. Томскида хакимият фиркасе шәһәр шурасындагы 37 депутат мандатының 11ен генә ала алган.

Русиядә 11-13 сентябрьдә узган шәһәр һәм район, муниципаль берәмлекләр шураларына сайлауларда нигездә “Бердәм Русия” җиңеп чыкты.

“Бердәм Русия” фиркасенең баш шурасы сәркатибе Андрей Турчак төбәкләрдә губернаторлар сайлауларында фирка вәкилләре беренче турда ук җиңә дип белдерде.

Татарстанда бердәм тавыш бирү көнендә берьюлы дүрт сайлау кампаниясе узды. Татарстан президентын сайлау, җирле хакимият органнарына депутатлар сайлаудан кала, ике сайлау бүлгесендә Русия думасына һәм Татарстан дәүләт шурасына депутатлар өстәп сайланды.

“Бердәм Русия” фиркасенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин экзит-пуллар нәтиҗәсенә таянып фирка вәкилләре республкада бер мандатлы бүлгеләрдә дә, фирка исемлекләре нигезендә дә ышанычлы төстә җиңеп чыга диде.

Русия Думасына Татарстаннан өстәмә сайлауларда Олег Морозов алда бара. Ул - "Бердәм Русия" намзәте. Морозов февральдә боралак казасында һәлак булган депутат Айрат Хәйруллин урыны өчен көрәшә.

Казанда, беренчел мәгълүматларга караганда, шәһәр думасына сайлауларда “Бердәм Русия” вәкилләре җиңә - 68,99 процент. КПРФ – 12,91 процент, “Гадел Русия” – 9,95 процент, ЛДПР - 3,75 процент, “Русия коммунистлары” – 3,05 процент тавыш ала.

XS
SM
MD
LG