Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япониянең яңа премьер-министры хөкүмәт баш сәркатибе Йосихидэ Суга булачак


Йосихидэ Суга
Йосихидэ Суга

Суга илдә хакимлек итүче либерал-демократик фирка җитәкчесе итеп сайланган. Бу аңа премьер вазифасын алырга мөмкинлек бирә.

Япония хөкүмәтенең 71 яшьлек баш сәркатибе Йосихидэ Суга илдә хакимлек итүче либерал-демократия фиркасе җитәкчесе итеп сайланган дип хәбәр итә Киодо Цусин. Бу аңа элек премьер вазифасыннан киткән Синдзо Абэ урынын алырга мөмкинлек бирәчәк диелә.

Суга 2012 елдан Япония хөкүмәте баш сәркатибе вазифасын били. Ул бу вазифада иң озак торган җитәкче. Моннан тыш, Суга бер елга якын эчке эшләр министры булган, элеккеге премьерның иң якын көрәштәшләренең берсе саналган.

Синдзо Абэ 28 августта вазифасыннан китте. 16 сентябрьдә парламентның чираттан тыш утырышында яңа премьер-министр сайланачак. Суга хакимлек итүче коалиция күпчелегеннән файдаланып бу урынны биләр дип көтелә.

XS
SM
MD
LG