Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәмдүнә Тимергалиева: Иң мөһиме – халык яратты


Хәмдүнә Тимергалиева

Татарстан һәм Башкортстанның халык җырчысы Хәмдүнә Тимергалиеваны иртәгә җирлиләр. Аның белән хушлашу 15 сентябрь Тукай исемендәге филармониядә булачак. Азатлык мәрхүмәнең үлеме, аның шәхесе турында хезмәттәшләре, якташлары белән сөйләште.

Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева дүшәмбе иртәсендә вафат булган. Аның туганы, җырчы Илһам Шәриф Хәмдүнә Тимергалиеваның җәйге бакчасына барган. Җәйләрен, көзен Хәмдүнә апа шунда яшәгән. Бүген ул "Җырлы солянка" концертының репетициясенә барырга тиеш булган. Илһам Шәриф җырчыны машинасында илтергә дип килешенгән. Әмма аңа тугынының үлемен хәбәр итәргә туры килде.

Хәмдүнә Тимергалиева: "Татар халкы алдында башымны иям"
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:58 0:00

"Хәмдүнә апа йөрәк белән интегә иде. Кардиостимулятор белән йөрде ул. Сәламәтлек проблемнары бар иде. Йөрәге туктагандыр. Ул бакчада берүзе яши иде", ди Илһам Шәриф.

Көтелгән тамашаны алып баручы Гөлназ Сәфәрова да Азатлыкка дүшәмбе иртәсендә Хәмдүнә Тимергалиеваны репетициядә көткәннәрен сөйләгән иде.

Гөлназ Сәфәрова
Гөлназ Сәфәрова

— "Җырлы солянка"да ул төп рольне башкара иде, җомга көнне репетициядә булдык. Эшләп бетергәч, озак кына сөйләшеп утырдык. Мин аңа "Хәмдүнә апа, син даһи хатын-кыз бит! Сине күтәреп йөртергә тиешләр, фатир бүләк итәргә тиешләр дип әйтеп аны дәртләндергән идем. "Машина бүләк иттеләр инде, рәхмәт", дигән иде. Иртән дүшәмбе репетициягә чыгып бара идем, Хәмдүнә апа да килергә тиеш иде. Whats App-ка шундый хәбәр килеп ирешкәч, егыла яздым", дип сөйләде Сәфәрова Азатлыкка.

Хәмдүнә Тимергалиеваның халык алдында соңгы чыгышы 30 августта булды. Ул Камал театры каршында "Уйнагыз, гармуннар!" концертында берничә җырын башкарды.

Быел 10 февральдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Хәмдүнә Тимергалиевага Башкортстан халык җырчысы исеме бирү турында фәрман имзалаган. Әмма пандемия аркасында ул аңа бирелми калган.

Татарстан халык язучысы Рабит Батулла "татарның шәхесләре югары бәяләнмичә китеп бара" дип сөйләде Азатлыкка. Хәмдүнәнең туры сүзле, ихласлылыгы аркасында кешеләр аны якын итте, диде ул.

Рабит Батулла
Рабит Батулла

— Аның татар җыр сәнгатенә керткән өлеше эстрада җырларын башкару осталыгында һәм җырчылык гайрәтендә, кабатланмас тавышы һәм активлыгында. Заманында гастрольләрдән кайтып кермәде. Ул аерым бер тембр тавышка ия иде. Сәхнәгә ихлас җырчы буларак чыга иде. Кыланмый, кемгәдер охшарга тырышмый. Үзенең сәләтенең аерым бер үзенчәлеге аркасында Хәмдүнә Тимергалиева бөтен кешедән аерылып торды. Эстраданы тотып торган кеше ул.

Хәмдүнә үз юлыннан китте һәм аны һәм аны тапты

Шәхси тормышта да гадел, туры сүзле иде. Аның турында кайбер мәзәкләр дә йөри. Начар сүз әйткән кешегә ул кырыс булды. Ихлас җырчы. Кешегә охшарга тырышмавы белән аерылып тора. Кемдер Илһамга, Әлфиягә охшарга тели, ләкин уза алмыйлар. Хәмдүнә үз юлыннан китте һәм аны тапты.

Гомумән, без сәнгатькәрләрне бәяләп җиткермибез. Игътибар үзәгендә булсалар да, Илһамны да, Әлфияне дә әле бәяләп җиткермәдек. Совет чорында Илһам белән Әлфияне өстәгеләр яратып бетерми иде. Беренчедән, Илһамны сәхнәдән туры сүз әйткәне өчен. Икесе дә СССРның халык артисты түгел бит. Бу исемгә лаек түгел идеме алар? Лаек. Әллә кемнәр җырлый, барысының да халык артисты дигән исемнәре бар. Тегеләр милли мәсьәләләрдә өстәгеләр белән конфликтка кермәде. Хәмдүнәне халык яратты, әмма хакимият ягыннан аңа игътибар җитмәде, исемнәрнең бөтенесен алып бетергән дип уйламыйм. Китеп барды ул да... — дип сөйләде Батулла.

Яшь җырчыларның күбесе соңгы елларда Хәмдүнә Тимергалиеваның яшьләр белән күбрәк аралашуын билгеләп үтте. Барысы да яшьләрне сүгә иде, ә мәрхүмә яшьләрдән дәрт, илһам алган. Алып баручы Айваз Садыйров та шуны билгели.

Айваз Садыйров
Айваз Садыйров

— Хәмдүнә апа – ачык, ихлас, эчкерсез, сүзен һәм җырын бәреп әйтә торган, ялагайланмый торган кеше. Аның сәхнәсе дә, тормышы да бербөтен иде. Соңгы ун елда җырларының һәр икесе яшьлек белән картлыкны тоташтыруга, картаясы килмәүгә багышланган иде. Бу – аның күңел халәте. Без аның белән “Хәмдүнюша” дигән проект эшләдек. Блогер форматында интервьюлар эшләгән булып, сатира кертеп, пародияләр ясадык. Без башта аны чираттагы “Татар җыры”на кызык өчен эшләп җибәргән идек. Ул аның үзенә шулкадәр ошап китте, күрешкән саен дәвамы булачакмы дип сорады. Бу проект белән үзем дә яшәрәм, канатланам, дип әйтә иде. Себергә барып кайткач, үзен яшьләр башкача таный башлавы турында сөйләде. Аның картаясы да килмәде, үзен картайган килеш итеп хис итмәде. “Бенджамин Баттонның маҗаралары” әсәрендә кеше өлкәнәйгән саен яшәрә бара. Хәмдүнә апага да бу туры килә.

Яшьләр темасы белән кызыксынды, аларны яратты, сокланды

Яшьләр темасы белән кызыксынды, аларны яратты, сокланды, гел безнең белән бергә иде. Безгә дә аның белән рәхәт иде. Instagram-га күзәтү ясап утыра идем. Аның турында язучыларның яртысы – яшьләр. Яшьләр белән фотога төште, аларга көнчелек белән карамады. Үз чорын югалтып барган олы артистларда хәзер дилбегә яшьләр кулында инде дигән хис сизелә. Көнчелек тә түгел, үкенечме соң... Ә Хәмдүнә апа яшь артистларга якты юл тели иде. Ул алар дәрәҗәсенә төшеп, бәлки бу дөрес тә булмагандыр, сөйләшеп, көлешеп аралаша иде. Тормышы, җыры һәм аның образы бербөтен, — дип фикерләре белән уртаклашты Садыйков.

Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов мәрхүмәне туры сүзле шәхес дип искә ала.

Айдар Фәйзрахманов
Айдар Фәйзрахманов

— Хәмдүнәнең җыр сәнгатендә үзенең бик зур абруен яулаган Хәмдүнә дигән юлы бар. Ул татар җыр сәнгатенә шулай киң күкрәге белән ярып килеп керде һәм әлеге көнгә кадәр нәкъ шушы халәттә халыкка хезмәт итте. Кызганыч, быелгы ел бик авыр. Күп якыннарыбыз быел бу фани дөньядән мәңгелеккә күчте.

Хәмдүнә үзенең җырлары белән дә, шәхес булуы белән дә татар халкының күңелендә бары тик ихтирам белән сакланыр. Татар халкы аны үз кызы итеп якты күңелендә саклар. Гомере буена Хәмдүнә туры сүзле булды, дөрес юлда булды. Шуңа халык аны яратты. Аның халык күңеленә тирән кереп урнашкан җырлары бар. Әгәр җырчы үзеннән соң үзенең җырларын калдыра икән, ул аның халык күңеленә ничек кергәнлеген һәм җырчы-шәхес буларак дәрәҗәсен күрсәтеп торганын дәлилләр.

Гомере буена Хәмдүнә туры сүзле булды, дөрес юлда булды

Бәяне халык куя. Ул халык мәхәббәтен яулаган икән, бу – җырчы өчен иң зур бәя. Мин Хәмдүнә бәяләнмәде дип әйтә алмыйм, Хәмдүнә Татарстанның халык артисты исеменә лаеклы булды. Аның һәрбер юбилее филармониядә зур бер матур чара буларак уза иде. Орден-медальләре дә булды. Дәүләт хезмәткәрләре күзлегеннән дә, халык тарафыннан да ихтирамга лаек булды. Шуңа күрә җырчы өчен иң зур бәя – халык мәхәббәте. Урыны оҗмахта булсын. Бик кызганыч, бик аяныч, — диде сәнгатькәр.

Композитор Алик Локманов Хәмдүнә белән якташ, алар икесе дә чыгышы белән Башкорстанның Борай районыннан, күрше авылларда үскәннәр.

Алик Локманов
Алик Локманов

— Без – якташлар, авылларыбыз терәлеп тора. Котлыяр – бик матур татар авылы. Ул укып бетергәч, Тәтешлегә китте. Мине дә шунда җибәрделәр. Дүрт ел бергә эшләдек – Тәтешле мәдәният йортында эшләде, мин район музыка мәктәбендә мөдир идем. Бергә үзешчән сәнгать белән шөгыльләндек.

Хәмдүнә гаделсезлекне сөйми иде, ул хакыкайтьтне ярата иде. Туры сүзлелеге аркасында эшләгән җирендә низаглар чыгып ала иде. Түрәләрне дә шалт итеп урыннарына утырта ала иде, шундый гадәте аркасында куркалар, яратмыйлар иде хакимияттәгеләр.

Без аралаша идек, соңгы тапкыр Казанда Милләт җыенында очрашып, сөйләшеп тордык. Башкортстанга концертлар белән килсә дә, очраша идек. Һич өзелер дип уйламыйсың бит кешене, соңгы очрашу булган икән, — диде ул.

Җырчы Ландыш Нигмәтҗанова аның яшәү дәрте, энергиясе сокландыра иде дип искә ала.

Ландыш Нигмәтҗанова
Ландыш Нигмәтҗанова

— Хәмдүнә апаның яшисе килә иде. Ачык күңелле, бөтен кешене ярата торган, бөтенесенең дә күңелен күтәрә белгән, бик җиңел кеше. Шулай истә калачак. Гастрольләргә бергә бик еш йөрдек. Күңелле иде. Ул мине дә бик ярата иде, миңа гел "синең шикелле буласым килә" дип әйтә иде. Без үзебез дә аны ихлас яраттык, ихласлылык көчле иде аңарда, эчкерсез кеше. Аның үлеменә ышанасы килми, ул "Яшим, яшим" дип тора иде. Чынлап тормышны яратып яши белә иде, тормышны ничек бар, шулай кабул итте. Яшәү энергиясе көчле иде. Үлеме турында ишеткәч, башыма сыймады, әле дә айный алмыйм бу авыр хәбәрдән, — диде җырчы Азатлыкка.

Мәрхүмә белән хушлашу 15 сентябрьдә иртән сәгать 10да Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бинасында (Казан, Павлюхин урамы, 73 йорт) башлана. Хәмдүнә Тимергалиева Казанда җирләнәчәк.

XS
SM
MD
LG