Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тагын ике лаборатория Навальныйның агуланган булуын раслады


Германия хөкүмәте Русия оппозиция сәясмәне Алексей Навальныйның анализларын тикшергән бәйсез лабораторияләр нәтиҗәләрен хәбәр итте.

Франциядә һәм Швециядәге ике бәйсез лаборатория Германия үтенече белән Русия оппозиция сәясмәне Алексей Навальныйның анализларын тикшергән. Бу лабораторияләр сәясмәннең “Новичок” төркеменә керүче сугышта кулланыла торган агулау матдәсе белән агуланганын раслаган. Әлеге мәгълүматны Германия хөкүмәте хәбәр итте.

Алексей Навальный Томскидан Мәскәүгә очканда хәле начараеп, Омскида хастаханәгә эләккән иде. 22 августтан ул Германиянең Шарите клиникасында дәвалана.

2 сентябрьдә Германия хөкүмәте сәясмәннең “Новичок” төркеме матдәсе белән агуланганын хәбәр итте.

Русия хакимияте агулану булмаган, Навальныйның хәле начараюны җинаять эше ачып тикшерүдә ихтыяҗ юк дип белдерә.

XS
SM
MD
LG