Казандагы Габдулла Кариев исемендәге татар яшь тамашачы театры мөдире, телевидение алып баручысы һәм “Калеб” иҗат үзәге җитәкчесе Гүзәл Сәгыйтова Казан шәһәре думасына депутат булып сайланган. Ул 59 процент тавыш алган. Гүзәл Сәгыйтова бер мандатлы сайлау бүлгесеннән “Бердәм Русия” фиркасе намзәте буларак барган иде. Икенче урынга чыккан коммунистлар фиркасе вәкиле Элмир Сафин 13,2 процент тавыш җыйган.
Майда Гүзәл Сәгыйтованың Казан думасына депутатлыкка намзәт буларак тәкъдим ителүе билгеле булган иде.
Үзенең сайлаучыларга мөрәҗәгатендә Сәгыйтова депутат буларак социаль якланмаган катламнарны кайгыртачагын әйтте. “Парковка урыннарын арттыру, инвалидлар өчен уңайлы мохит, дәүләти балалар бакчалары, яшүсмерләр өчен иҗат үзәкләре, картлар өчен ял урыннары булдыру максатын куям”, дип сөйләгән иде Сәгыйтова сайлау алды материалларында.
Гүзәл Сәгыйтова 1982 елның 3 мартында Башкортстанда туган. 2004 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаган. 2008-2018 елларда “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалында алып баручы һәм мөхәррир булып эшли. 2012 елдан Казан дәүләт консерваториясендә татар телен укыта. 2018 елның 5 сентярбендә Кариев театры мөдире буларак эшли башлый. Филология фәннәре кандидаты, “Калеб” яшь иҗатчылар берлеген оештыручы һәм җитәкчеләренең берсе.