Accessibility links

Кайнар хәбәр

NYT: Навальный сәламәтләнгәч Русиягә кайтырга җыена


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Оппозиция сәясмәне агулану очрагын тикшерүдә Русия хакимияте белән хезмәттәшлек итүдән баш тарткан.

Русия оппозициясе вәкиле Алексей Навальный Германиядә калырга җыенмый. Шарите клиникасында дәвалау тәмамлангач ул кире Русиягә кайтырга ниятли. Бу турыда активист Германия прокуратурасы вәкиле белән әңгәмәсе вакытында әйткән дип яза The New York Times газеты.

“Ул үзенең халәтен, үзе белән ни булганын һәм кайда икәнлеген тулысынча аңлый. Ул Германиядә сөргендә калырга җыенмый. Ул өйгә кайтып, миссиясен дәвам итәргә тели” дип сөйләгән газетка Германиянең иминлек хезмәтендәге чыганагы. .

Газет язганча, Навальный үзе белән булган хәлне тикшерүдә Русия ягы белән хезмәттәшлек итүдән баш тарткан. Аннан алда Русия Германиягә бу очракны бергәләп тикшерергә тәкъдим иткән иде.

14 сентябрдә Шарите клиникасы табиблары Навальныйның хәле яхшыга таба бара дип белдерде. Аны үпкә җилләтү җиһазыннан аерганнар, ул кыска вакытка караватыннан тора ала башлаган диелде.

Алексей Навальный Томскидан Мәскәүгә очканда хәле начараеп, Омскида хастаханәгә эләкте. 22 августтан ул Германиянең Шарите клиникасында дәвалана.

2 сентябрьдә Германия хөкүмәте сәясмәннең “Новичок” төркеме матдәсе белән агуланганын хәбәр итте.

Русия хакимияте агулану булмаган, Навальныйның хәле начараюны җинаять эше ачып тикшерүдә ихтыяҗ юк дип белдерә.

XS
SM
MD
LG