Accessibility links

Сораштыру: русияләрнең өчтән бере Русия беркайчан да бөек дәүләт була алмас дип саный


Мәскәү, Кремль күренеше
Мәскәү, Кремль күренеше

Русияләрнең зур өлеше исә илнең СССР дәрәҗәсенә ирешүе турында хыяллана.

Русияләрнең 66 проценты Русияне бөек дәүләт дип саный яки ул якындагы 10-15 елда шушы дәрәҗәгә ирешәчәк дип ышана. Шул ук вакытта 26 проценты Русия беркайчан да бөек дәүләт булмаячак дип саный. Бу саннар Бөтенрусия халык фикерен белешү үзәге (ВЦИОМ) тикшеренүендә китерелә.

Респондентларның өчтән бере (31 процент) Русия СССР кебек супердәүләт статусын кайтарырга тиеш дип белдерә. 2014 ел белән чагыштырганда болай дип санаучылар 11 процентка кимегән.

Респондентларның 44 проценты Русия дөньядагы иң көчле 10-15 икътисад арасына керергә тиешлеген әйткән.

Сораштыру XXI гасырда Русиянең максатлары турында халык фикерен ачыклау өчен уздырылган.

12 процент Русия беренче чиратта халыкның мул тормышына ирешергә тиеш дип белдергән. Моннан тыш, 11 процент Русия социаль сәясәт үсеше һәм кешеләр тормышын яхшыртуны максат итеп куярга тиеш, 10 процент башка илләр белән тату торырга, ызгышлар башламаска, коралга акчаны азрак тотарга тиеш дигән.

Шулай ук максатлар арасында “бай илгә әйләнү өчен икътисадка һәм бизнеска ярдәм күрсәтергә” (9 %), башка илләр белән хезмәттәшлек итәргә һәм алар белән дус булырга (7 %), дөньяда абруй казанырга һәм йогынтыга ия булырга (6 %), “дөнья дәрәҗәсендәге дәүләт” статусына ирешергә (6 %) дигән максатлар әйтелгән.

XS
SM
MD
LG