Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан Югары мәхкәмәсе Алчынов карарын үз көчендә калдырды


Уфада Фаил Алчыновны яклау пикеты
Уфада Фаил Алчыновны яклау пикеты

13 тәүлеккә ябып куелган Куштау активистын яклап Башкортстанда ялгыз пикетлар уза.

Башкортстан Югары мәхкәмәсе Куштау активисты һәм экстремист дип танылган “Башкорт” оешмасының элеккеге җитәкчесе Фаил Алчыновны сак астына куюны дөрес дип тапкан. Югары мәхкәмә Уфаның Киров районы чыгарган Алчыновны 13 тәүлеккә ябып кую карарын үз көчендә калдырды.
Алчыновны ЮХИДИ хезмәткәрләре 12 сентябрьдә тоткарлады. Ул 10 көн ябып тотылган һәм иреккә чыккан активист Рәмилә Сәетованы каршылау өчен дуслары белән Уфаның Колгуев урамында административ җәзага тартылганнарны ябып тоту урыны янына килгән иде.

Шаһитләр сөйләгәнчә, ЮХИДИ хезмәткәрләре Алчынов машинасындагы тәрәзәнең караңгылатылган булу-булмавын тикшерү өчен тәрәзәләрен күтәрергә кушкан, тәрәзәләр күтәрелмәве ачыклангач активистны машинасыннан чыгарып кулларын богаулаганнар. Алчынов полиция хезмәткәрләренә буйсынмауда гаепләнде.

“Башкорт” хәрәкәте җитәкчесе Илнар Галин Азатлыкка “шушы 13 көн эчендә нидер булырга мөмкин һәм анда Фаил Алчыновның булуын теләмиләр, Фаилне әлеге вакыйгалардан читләштереп тору өчен ябып куйган булырга мөмкиннәр” дип сөйләгән иде.

Алчынов тоткарланганнан соң Башкортстанда аңа ирек таләп иткән ялгыз пикетлар уза. Активистлар кулларын ябышкыч тасма белән богаулап, авызларын ябыштырып, флешмоб уздыра.

XS
SM
MD
LG