Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Гошер сәдакасы җыю башланды


Татарстан мөфтияте Гошер көнен 26 сентябрьгә билгеләгән. 

Татарстан мәчетләре һәм мәдрәсәләрендә халыктан Гошер сәдакасы кабул итә башладылар. Ел саен уза торган бу дини чара 16 сентябрьдә рәсми төстә башланды. Республика мөселманнары Диния назәрәте 26 сентябрьне Гошер көне дип игълан итте.

Чара кысаларында мохтаҗлар өчен яшелчә-җиләк җимеш җыела. 2017 елдан бирле бу чараны мөфтият үзәкләштерелгән төстә уздыра. 2017 елда 160 тонна, 2018 елда 600 тонна, 2019 елда барлыгы 1 109,5 тонна гошер сәдакалары җыеп таратылды дип сөйләде мөфтият вәкилләре матбугат очрашуында.

Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе, казый, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил Зөфәров республиканың барлык мәчетләре, мәдрәсәләр гошерне кабул итеп алырга һәм таратырга әзер диде. “Бу эшкә Балтач, Балык бистәсе, Чистай, Кукмара, Бөгелмә районнары кереште дә инде. Һәр елдагыча, җиләк-җимеш һәм яшелчәләр кабул ителә: бәрәңге, кәбестә, аш чөгендере, кишер, кабак, суган, алма, слива, шулай ук кыш өчен кайнаткан һәм тозлаган әйберләр” дип ачыклык кертте хәзрәт.

Нәзарәт карамагындагы “Зәкят” хәйрия фонды да сәдака кабул итә. Фонд даими рәвештә меңнән артык гаиләгә ярдәм күрсәтә, аның исемлегендә күп балалы, тулы булмаган, аз керемле, авыру балалар тәрбияләүче гаиләләр бар. Барысына да гошер тапшырылачак. Ярдәмгә мохтаҗлар пенсия фондыннан белешмә алып фондка мөрәҗәгать итә ала дип искәртте назәрәт вәкилләре. Ярдәм мохтаҗларның милләтенә һәм диненә карамыйча, аларның үзләренә, шулай ук хәйрия оешмаларына, социаль оешмаларга (район картлар йортлары, балалар йортлары, балалар хосписы), мөселман уку йортларына (мәдрәсәләргә, мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына, Коръән-хафизлар әзерләү үзәгенә һ.б.) тапшырылачак.

Гошер – исламда сәдаканың махсус төре, ул мөселман кешесенең үстергән уңышын җыеп алганнан соң аның уннан берен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт.

XS
SM
MD
LG