Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербурда кырымтатарларны яклаучы активист тоткарланган


Асан Мумджи эшенә барганда тоткарланган. Ул Конституциягә үзгәрешләр кертүгә каршы чарада катнашуда шикләнелә диелә.

Петербурда үзе эшли торган корылма ишеге төбендә активист Асан Мумджи тоткарланган дип хәбәр итә ОВД-инфо.

Аны полиция бүлегенә китергәннәр. Тоткарлау сәбәбен активистка каршы шикаять килүе белән аңлатканнар. Мумджи канунсыз уздырылган акциядә катнашуда шикләнелә. МБХ медиа язганча, бу тоткарлау 15 сентябрьдә күпергә Конституциягә үзгәрешләргә каршы язу элеп кую белән бәйле. Мумджи бу чарада катнашуын кире кага.

“Тыныч каршылык” Telegram-каналы бу баннерда «Путин Конституциясен танымыйбыз. Узурпатор төзәтмәләренә – юк!» дип язылганын һәм бу язуның Петербурга кергән юл өстеннән узучы күперләрнең берсенә эленгән булуын хәбәр итә.

МБХ медианың төньяк-көнбатыш бүлеге хәбәрчесенә Асан Мумджи тоткарлануын 18 июньдә кырымтатарларны яклаган акция өчен дигән. “Стратегия-18” дип аталган туктаусыз акция Петербурда 2016 елда башланган иде. Ул 1944 елның 18 маенда башланган кырымтатарлар депортациясеә багышлана һәм һәр айның унсигезендә чара уздыруны күздә тота.

Русия Конституциясенә үзгәрешләр президент Владимир Путин тәкъдиме белән кертелде. Үзгәрешләрне Русия думасы һәм илдәге бөтен төбәк парламентлары хуплады. Рәсми нәтиҗәләргә ярашлы, тавыш бирүдә катнашучыларның 77,92 проценты бу үзгәрешләрне яклаган. Яңа кертелгән бүлекләр арасында иң зур каршылык тудырганы – Путинның мөддәтләрен “нульләштерү” булды. Бу үзгәреш аңа тагын ике мөддәткә сайланырга мөмкинлек бирә.

XS
SM
MD
LG