Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда COVID-19 корбаннарының рәсми саны 70 булды


Татарстанда коронавирустан тагын ике, Башкортстанда бер кешенең үлеме рәсман теркәлгән

Татарстанда тагын ике кешенең коронавирус сәбәпле үлүе рәсми статистикага кертелгән. Бу турыда республиканың COVID-19га каршы көрәш оператив штабы хәбәр итте. Республикада эпидемия дәвамында барлыгы 70 кеше бу вирустан үлгән.

Яңа ике очрак Казанда. 1955нче елгы хатын-кыз ике як үпкәсе шешеп республика клиник инфекция хастаханәсенә китерелгән булган. 1963 елгы икенче ханым шул ук диагноз белән шәһәрнең 7нче санлы хастаханәсенә салынган. Икесенең дә хроник авырулары булган диелә.

Уфада 1986 елгы ир үлгән. Ул симерү белән авырган, кан юлларында тромблар барлыкка килү чире белән дә интеккән дип хәбәр ителә. Бу Башкортстанда коронавирус белән үлүнең расланган 32нче очрагы.

Татарстанда узган тәүлектә тагын 20 кешедә коронавирус рәсман расланган, эпидемия башыннан барлыгы 6 900 кешедә вирус ачыкланган, 1 223 кеше әле дә дәвалануын дәвам итә.

Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы биргән мәгълүматка карый, узган тәүлектә COVID-19 йоктыруның тагын 32 очрагы рәсман теркәлгән. Пневмония диагнозы белән тагын 112 кеше хастаханәләргә китерелгән. стационарларда коронавирус расланган 32 пациент дәвалана, берсе авыр хәлдә диелә. 473 авыру өйләрендә дәвалана.

Стопкоронавирус.рф сайты хәбәр иткәнчә, Русиядә соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 5670 яңа очрагы теркәлгән, 132 кеше үлгән. Барлыгы 1 079 519 кеше вирус йоктырган, 18 917 кеше чирдән вафат булган.

XS
SM
MD
LG