Accessibility links

Кайнар хәбәр

Еврокомиссия башлыгы: "Европа берлеге Беларус халкы ягында"


Урсула фон дер Ляйен
Урсула фон дер Ляйен

Урсула фон дер Ляйен Европа берлегенең Беларустагы сайлаулар гадел дә, ирекле дә булмады дип санавын раслады.

Европа берлегенең иң югары башкарма органы (Еврокомиссия) җитәкчесе Урсула фон дер Ляйен “Европа берлеге – Беларус халкы ягында” дип белдерде. Ул моны чәршәмбе көнне Европа парламентында еллык чыгышында әйтте.

Европа берлегендәгеләр Минскида киңкүләм демонстрацияләрдә һәм хатын-кызларның теләктәшлек йөрешләрендә катнашучыларның батырлыгына шаккаттылар дип сөйләде фон дер Ляйен.

“Беларус халкының үз язмышын ирекле хәл итү хокукы булырга тиеш, ул кемнеңдер шахмат тактасында пешка булмаска тиеш” дип белдерде Еврокомиссия җитәкчесе. Шуның белән ул Европа берлегенең Беларуста сайлауларның гадел дә, ирекле дә булмады дип тануын раслады.

Мәскәү белән тыгызрак мөнәсәбәтләр коруны яклаучыларга мөрәҗәгать итеп, фон дер Ляйен Русия оппозиция сәясмәне Алексей Навальныйны агулауны искә алды, һәм бу аерым бер очрак кына булмавын, Русия хакимиятенең Грузия, Украина, Сүрия һәм Солсберида (Скрипальләр агулануы), чит илләрдәге сайлауларга тыкшыну кебек гамәлләре чылбырының бер боҗрасы булуын әйтте. “Бернинди газ үткәргеч тә моны үзгәртмәс” диде ул, “Себер агымы-2” проектын күздә тотып. Русиягә каршы чикләүләр кертү ихтималын ул телгә алмады.

Аннан алда Европа берлегенең чит илләр эшләре һәм иминлек югары вәкиле Жозеп Боррель Европа парламентында чыгышында президент Александр Лукашенканы Беларусның легитим президенты дип танымавын әйткән иде.

Шулай ук ул Беларуста кризистан чыгуның иң яхшы юлы – Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы (ОБСЕ) күзәтүе астында яңа президент сайлаулары уздыру булачак диде.

9 августта узган Беларус президенты сайлауларының рәсми нәтиҗәләренә карый моңарчы ил белән 26 ел идарә иткән Александр Лукашенка җиңеп чыкты. Оппозиция сайлауларда хәрәмләшүләр күп булуын белдерде һәм сайлау нәтиҗәләренә каршы протестлар башлады. Европа берлеге илләре Беларуста президент сайлау нәтиҗәләрен рәсми танымады. Русия таныды, президент Владимир Путин Лукашенканы җиңүе белән котлады. 14 сентябрьдә Путин белән Лукашенка очрашуында Русиянең Беларуска 1,5 миллиард доллар күләмендә кредит бирәчәге турында билгеле булды.

XS
SM
MD
LG