Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәфис Борһанов Татарстан мәгариф министры вазифасыннан китә


Рәфи Борһанов
Рәфи Борһанов

Яңа министр исеме хөкүмәтнең яңа составы туплангач билгеле булачак

2017 елдан Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгын җитәкләгән Рәфис Борһанов вазифасыннан киткән. Бу турыда Татарстанның рәсми медиасы хәбәр итә.

Министрлыкның матбугат хезмәтендә Борһанов Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясенә эшкә китә дигәннәр.

Борһанов урынына министр вазифасын кем биләячәге хәбәр ителми. Аның исеме Татарстанның яңа хөкүмәте формалашканнан соң билгеле булачак.

Рәфис Борһанов Татарстан министры вазифасына 2017 ел ахырында, Мәскәүнең татар теленә басымы белән көрәшкән Энгель Фәттахов урынына килгән иде. Ул тармакны “тынычландыру” өчен куелды дип фаразланды.

Рәфис Борһанов моңа кадәр Татарстан Дәүләт шурасының бишенче чакырылыш депутаты иде, парламентта "Бердәм Русия" депутатлар фракциясе җитәкчесе урынбасары булды.

Ул 2010-2014 елларда Татарстнның спорт, яшьләр эшләре һәм туризм министры, 2005-2010 елларда Казан башкарма комитеты җитәкчесе булды.

Рәфис Борһанов Казан авыл хуҗалыгы институтында "Инженер-механик" белгечлеге, Казан финанс-икътисад институтын "Икътисадчы" белгечлеге алган. Икътисад фннәре кандидаты.

XS
SM
MD
LG