Accessibility links

Кайнар хәбәр

Андрей Назаров Башкортстанның премьер-министр вазифасына хупланды


Андрей Назаров
Андрей Назаров

17 сентябрьдә Башкортстан парламенты Андрей Назаровны республика премьер-министр вазифасына хуплады. Соңгы бер елда ул Башкортстан вице-премьеры иде.

Дәүләт җыелышы утырышы көн тәртибенә әлеге мәсьәлә иртәнге якта гына кертелгән. Пәнҗешәмбе иртән парламентта "Бердәм Русия", ЛДПР һәм "Гадел Русия" фракцияләренең утырышлары узган һәм аларда Назаров намзәте хупланган.

Депутатларга намзәтне Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров тәкъдим иткән. Андрей Назаров үз файдасы гына карый торган кеше түгел, аны "үзе турында матур истәлекләр" калдыру теләге йөртә дигән Хәбиров.

Назаров Башкорстан хөкүмәтенең 2024 елга кадәр эшчәнлеге програмын тәкъдим итте. Ул Башкортстанны "халыкның уңайлы тормышы ягыннан Русия төбәкләре арасында лидер" итүне үзенең миссиясе дип атады. Моннан тыш, медицинага игътибар артачак – 240 модульле яки күчмә медицина ноктасы ачарга, миграция арттыру, хезмәт хакларын ике тапкырга күтәрү дә ниятләнә.

Республикада гомер озынлыгы 77 елга җитәргә тиеш диде Назаров. Кешеләрнең сәламәтлеген яхшырту өчен яңа футбол стадионы, көрәш, волейбол, гимнастика үзәкләре, 16 бассейн һәм һәр ишегалдында спорт мәйданчыклары төзергә кирәк диде.

Назаров шулай ук 2024 елга "лаеклы хезмәт хакы" түләнә торган 40 мең эш урыны булдырырга да вәгъдә итте.

Башкортстанда төбәк тулаем җитештерү биш елда бер ярым тапкыр, төп капиталга инвестицияләр – ике тапкыр, 650 миллиард сумга кадәр үсәчәк диде Назаров. Түрәләр санын 25 процентка киметергә дә вәгъдә бирде.

Тавыш бирүдән соң ук Радий Хәбиров Назаровны премьер вазифасына билгеләү турында боерыкны имзалады.

Андрей Назаров 1970 елда Баймакта туган. 2007 елда Русия думасына сайлана. 2014 елдан "Эшлекле Русия" рәистәше. Соңрак Crowne Plaza Ufa кунакханәсенә һәм "Мир" сәүдә һәм күңел ачу үзәгенә ия булган "Гранель" төркеменең мөдирләр шурасы рәисе була. Назаров гаиләсе Уфада РБК франшизасын контрольдә тота (телевидение һәм портал), шулай ук "Бәйсез Урал газеты" порталы да аларныкы.

XS
SM
MD
LG