Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньяда коронавирус йоктыручылар саны 30 миллионнан артты


Пандемия аркасында үлүчеләр саны 945 меңгә якынлашты. 20 миллион кеше чирне җиңә алган.

Дөньяда COVID-19 вирусын эләктерүчеләр саны үсә. Джонс Хопкинс университеты мәгълүматына карый, барлыгы 30 миллионнан артык кеше яңа төр коронавирус йоктырган. 14 сентябрь көнендә генә дә вирус бер миллион кешедә ачыкланган. Үлемнәр саны 945 меңгә якынлашты. Шул ук вакытта 20 миллион кешенең савыкканы хәбәр ителә.

Йоктырулар саны ягыннан АКШ беренче урында. Бу илдә 6,6 миллионнан артык очрак теркәлгән. 197 мең кеше үлгән. Икенче урында – Һиндстан (биш миллион) һәм Бразилия - дүрт миллион зарарланучы.

Русия дүртенче урында. Хәзер илдә бер миллион 85 мең кешедә коронавирус теркәлгән, 19 мең кеше коронавирустан үлгән.

Соңгы атналарда пандемия Европа илләрендә яңадан көчәя башлады. Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы белдергәнчә, Европа илләрендә коронавирус йоктыручылар саны мартта беренче дулкын иң көчәйгән вакыттагы күрсәткечләрне узып киткән. Австрия һәм Чехия эпидемиянең икенче дулкыны башлануын игълан итте. Күп кенә илләр карантин чараларын кырыслату турында уйлый.

Израилдә 18 сентябрьдән илкүләм карантин кертелде. Монда мәктәпләр һәм сәүдә үзәкләре ябыла, бүлмәләрдә ун кешедән артык җыелырга рөхсәт ителми, кунакка йөрешү тыела.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 10 сентябрьдә җанлы эфирда республикада коронавирусның икенче дулкыны сәбәпле карантин яңадан кертелү фаразын кире какты.

Татарстанда COVID-19 йоктыруның 6 923 очрагы теркәлгән. 17 сентябрьдә Республиканың коронавируска каршы көрәш оператив штабы тагын бер үлем очрагы турында хәбәр итте. Казанның 7нче санлы хастаханәсендә 1953 елгы ир үлгән диелә. Татарстанда коронавирустан барлыгы 71 үлем рәсми теркәлгән.

Русиядә берничә көн рәттән коронавирус очракларының тәүлеклек күрсәткече үсә. Узган тәүлектә ул яңадан алты меңгә якынлашты, COVID-19 тагын 5 905 кешедә рәсман расланган. 134 кешенең үлгәне хәбәр ителә.

XS
SM
MD
LG