Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Яхшы кеше, әмма көрәшче түгел". Яңа министрдан нәрсә көтәргә?


Илсур Һадиуллин
Илсур Һадиуллин

Азатлык сораштырган белгечләрнең барысы да диярлек мәгариф министры итеп билгеләнгән Илсур Һадиуллинны кешелекле дип атый. Дәүләт эшлеклеләре аны мактаса, җәмәгать активистлары, ул көрәшче түгел, дәүләт сәясәтен үткәрәчәк дип саный.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры итеп Илсур Һадиуллин билгеләнде. Бу турыда Татарстан президенты карары рәсми порталда 19 сентябрьдә үк урнаштырылган иде, ләкин соңрак ул аннан алынды. Дәүләткә бәйле медиалар да башта бу хәбәрне чыгарып, соңыннан бетерделәр. Азатлык чыганагы хәбәр итүенчә, эш формаль процедуралар үтәлмәүдә булган.

Илсур Һадиуллин — нинди кеше? Яңа министрдан нәрсә көтәргә? Ул милли мәгариф тармагын үстерә алачакмы? Азатлык мәгариф өлкәсендә эшләгән белгечләрдән, җәмәгать эшлеклеләреннән, Һадиуллин белән якыннан таныш кешеләрдән яңа министр турында сорашты.

Павел Шмаков
"Солнце" мәктәбе мөдире

— Милли мәгарифкә килгәндә, Һадиуллин аңа каршы түгел, ләкин аны хуплый дип тә әйтеп булмый. Татар теленә басым булган чакта (2017 елда татар телен ихтыяри итү вакыты – Азатлык) ул дәшми торды. Нинди сәясәт үткәрергә кушалар, шул сәясәтне үткәрә торган кеше ул.

Үзе нык зыялы. Шәхсән үземә килгәндә, минем Казанга кайтуыма ул каршы булган, заманында мэрны мине чакырырга кирәкми дип өндәгән. Ләкин нәрсәгәдер каршы икән, ул зыялы һәм намуслы итеп эшли, астыртын алымнар кулланмый. Бу — мөһимдер.

Нәрсәдер кушалар икән — шуны башкарачак

Һадиуллин — мәгарифне аңлый торган кеше. Гомере буе мәгариф өлкәсендә эшли. Нәрсәдер кушалар икән, шуны башкарачак, мөмкин булганда, яхшы нәрсәләр дә эшләргә тырышачак. Әмма тискәре эшләрне эшләргә кушсалар, ул буйсыначак.

Илсур Һадиуллин көрәшче түгел. Ул — түрә. Ләкин яхшы түрә. Милли мәгарифкә ул тигез карый. Энгел Фәттаховтан аермалы буларак, ул туган тел өчен янып йөргән кешеләрне хупламый дип уйлыйм. Ләкин бу юнәлешкә каршы да түгел.

Марат Лотфуллин
Мәгариф белгече

— Бу урынга бүгенге көндә Илсур Һадиуллиннан да яхшырак кеше юк. Анда башка кеше эшли алмый. Бер министр инициатива күрсәтеп эшләп карады, аның белән ни булганын күрдегез. Энгел Фаттаховны бер көндә алып ташладыдар. Анда башка төрле сәясәт алып барып була дип уйлыйсызмы? Ул — Мәскәү министрлыгы. Татарстан мәгариф министрлыгының бүгенге көндә мәгарифне оештыруда бернинди дә вәкаләте юк. Дәреслек, укыту програмын, сәгатьләр санын билгели алмыйлар. Ата-аналарга басым ясалмасын дип прокуратура күзәтеп кенә тора. Русия куйган шундый шартларда эшләү өчен Һадиуллин — иң яхшы намзәт.

Русия куйган шундый шартларда эшләү өчен Һадиуллин — иң яхшы намзәт

Ул мәгариф системын, милли мәгарифне белә, укытучыдан директорга кадәр безнең күз алдына үскән кеше, җитәкчеләр белән шома сөйләшә. Укытучыларның кем икәнлеген аңлый, иллюзияләр кормый. Хәзер бит иң начар укыган студентлар гына укытучы булып бара. Шул укытучылар белән эшләргә кирәк. Министр нинди генә булса да, белемне балаларга укытучы бирә. Министр алыштырганга карап бер укытучы да үзгәрми.

Мәгариф министрыннан вице-премьер вазифасын алуга килгәндә, аның белән генә министрлыкның дәрәҗәсе үзгәрми. Мәгариф министрлыгы иң зур эш башкара торган оешма, анда эшләү бик авыр һәм җаваплы, анда орден-медальләр алып булмый.

Рәйхана Баһавиева
Казан шәһәре мәгариф идарәсе баш белгече

— Мин аны кеше буларак та, профессиональ яктан да югары бәялим. Бик кешелекле, уйлап эшли торган, максатчан кеше. Аның алдан күрә белү сәләте дә бар. Һадиуллин мәгариф системын төптән белә, ул хезмәтен укытучы булып башлаган, соңыннан мәгарифнең һәр баскычын узган кеше. Мәгарифнең нечкәлекләрен дә белә.

Үзегез беләсез, милли мәгариф өлкәсендә дә аның хезмәте бик зур. Мин аның мәгариф министры урынбасары булып эшләгәндә дә вазифаларны җаваплы алып баруын күреп тордым. Көн саен милли мәгарифкә караган сорауларны да салкын акыл белән хәл итеп торды. Гомумән, милли мәгариф өлкәсендә акыллы карарлар кабул итүдә аның да өлеше зур булды. Аның җаваплылыгында мәгариф үсеше югары булыр дип ышанабыз.

Гөлфания Җәләлова
ТИҮдә мәгариф тармагын җитәкли, "Мәгариф" берләшмәсе президиумының элекке әгъзасы, Казанның Совет районы мәгариф комитетының элекке җитәкчесе

Гөлфәния Җәләлова
Гөлфәния Җәләлова

— Мин Мәгариф комитетында рәис булган чакта Илсур Һадиуллин белән эшләргә туры килгән иде. 20нче татар гимназиясен ачкан чакта да, бинасын хәл иткәндә аралаша идек, 2000нче еллар башы иде бу. Һадиуллинны тискәре генә бәялим. Кем нәрсә куша, шуны эшли торган кеше ул.

20нче татар гимназиясенә бирелгән бинаның 1054 дүрткел метрын тартып алып, балалар үзәгенә бирде ул. Күпме йөрдем, күпме сөйләштем, барыбер шулай калдырды. Өстән ни кушалар, шуны эшли. Кеше буларак начар бәяли алмыйм, мине гел үзендә кабул итте, гел игътибар белән тыңлый иде, тик барыбер үзенчә итте.

Милләт өчен курыкмыйча эшли торган кеше түгел

Милләте өчен курыкмыйча эшли торган кеше түгел ул. Ул нык куркак. Шәхсән үземә аннан бернинди начарлыгы булмады, әйбәт сөйләшә иде. Ләкин Энгел Фәттахов кебек түгел инде, өстән нәрсә кушсалар, шуны үтәячәк ул. Як-ягына карап эшли торган кеше.

Үзем аның министр вазифасында булуыннан берни көтмим. Милли мәгариф өлкәсендә алга китеш булыр дип уйламыйм. Бу вазифага көчле шәхес, курыкмыйча милли мәнфәгатьләрне яклый алган кешене куярга кирәк иде. Бу вазифада яшь, кыю кешеләр булырга тиеш.

Рәсимә Шәмсетдинова:
галимә, Мәгарифне үстерү институтының татар теле кафедрасы җитәкчесе

— Илсур Һадиуллинны кеше буларак 5легә бәяләр идем. Бик кешелекле, олы җанлы кеше. Тормышның төбеннән күтәрелеп, мәктәпнең бөтен этапларын белеп, өч мәктәп төзеп, өч коллективны берләштереп җитәкчелеккә килгән кеше ул.

Һадиуллин бик милли җанлы кеше, һәр эшне үлчәп, уйлап эшли. Ул кылыч селтәп йөрми, әкерен, тыныч кына һәр эшне нәтиҗәле итеп башкара. Милли мәсьәләдә нәкъ шулай булачак та. Үзе ул татар авылыннан чыккан, татар мәктәбен тәмамлаган, проблемнарны яхшы аңлый, татар теле өчен аның җаны әрни.

Кичә дә, бүген дә күзәттем: мәгариф системындагы бөтен җәмәгатьчелек аны "ниһаять" дигән сүз белән каршы алды, "күптән кирәк иде" дип әйтте. Аңа һәрберебез ярдәм итәргә әзер, җәмәгатьчелек аны җылы кабул итәр дип уйлыйм, һәм бу чыннан шулай да.

Айсылу Галиева
Татар ата-аналары төркеме актив​исты

— Заманында Илсур Һадиуллин мәгариф министры Фарис Харисовның урынбасары булып эшләгән иде. Ул вакытта, министрны вазифасында саклар өчен, ниндидер астыртын эшләр башкарып, бар гаепне Һадиуллинга борганнар иде, һәм аны эшеннән җибәрделәр. Шуннан соң ул эшкә конгресска китте.

Мәгариф өлкәсендә Һадиуллинның тәҗрибәсе бик зур. Мәктәп мөдире булып та эшләде, мәгариф идарәсендә дә озак булды. Мәктәп, уку-укыту дөньясын бөтен нечкәлекләренә кадәр белә ул. Анысы зур плюс.

Фәттаховны министр вазифасыннан төшергәннән соң, Һадиуллинны янә министр урынбасары итеп куйдылар. Дөресен әйткәндә, Борһанов — педагог түгел, бөтен кеше дә аны механизатор дип атый. Ул мәгариф системын аңламый иде, шуңа эшчәнлеге дә әллә ни күренмәде. Тавыш чыгу очрагында ул әллә нинди гаугаларга әйләнә иде. Хәтерләсәгез, "сыйныф җитәкчесе теләсә нинди ата-ананы төзләндерә ала" дигән сүзләре дә булган, бу сүзләрне кем генә, ничек кенә төрләндермәгән инде. Шуңа Борһанов министр булган вакытта, төп эшләрне шул Һадиуллин башкарды дип чамалыйм. Мәгариф дөньясының нинди булуын белми торып, ниндидер хәлиткеч карарларны кабул итү бик кыен.

Мәгариф министрыгы эшчәнлегендә үзгәрешләр, яңа реформалар көтмим, ничек эшләделәр, шулай эшләячәкләр.

Илсур Һадиуллинның эш тәҗрибәсе

  • 1993-1994 – Казанның 71нче мәктәбе мөдире
  • 1994-1997 – Казанның 155нче гимназиясе мөдире
  • 1997-2002 – Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары
  • 2002-2004 – Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары
  • 2004-2007 – Татарстанның Мәгарифне үстерү институты ректоры
  • 2007-2017 – Казан башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе
  • 2017-2020 – Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары
XS
SM
MD
LG