Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның җиде районы Кыргызстан мөһаҗирләре саны арту сәбәпле ябылган


Кыргызстан мөһаҗирләре Көергәзе районында
Кыргызстан мөһаҗирләре Көергәзе районында

Башкортстанга Кыргызстан ватандашлары күпләп килгән, чөнки Казакъстан белән Оренбург арасында чикләр ябылу сәбәпле, алар өйләренә кайта алмый. 

19 сентябрь иртәсенә Башкортстанда Кыргызстан мөһаҗирләре саны 1716га җиткән. Бу уңайдан "Югары әзерлек тәртибе кертү" турындагы фәрманга үзгәрешләр белән Күмертау, Салават, Илеш, Ишембай, Көергәзе, Мәләвев, Туймазы районнарына керү чикләнгән. Әлеге районнаргә һәм шәһәрләргә биредә яшәмәүчеләр өчен керү тыела.

Әлеге вакытта Оренбург өлкәсенә якын Көергәзе, Ишембай, Мәләвез районнарында, Күмертау шәһәрендә Кыргызстан ватандашлары өчен вакытлыча тору пунктлары оештырылган. Аларга кайнар аш бирелә, медицина күзәтүе бар диелә.

Берничә көн элек кенә аларның саны 1300 тирәсе булса, соңгы тәүлектә Башкортстанга тагын дүрт автобус кыргызлар килгән. Алар арасында 24 йөкле хатын, 35 бала бар дип хәбәр ителә. 325 кеше автобусларда кала.

Шулай ук Самардан да Башкортстанга Кыргызстан мигрантлары утырган автобуслар килүе мәгълүм. Оренбург өлкәсендә өч меңләп кыргыз калган диелә.

Оренбург белән Казакъстан арасында чикне ачу турында сөйләшүләр бара.

Башкортстанның биш районын һәм ике шәһәрен ябу турында 18 сентябрьдә билгеле булды. Бу коронавирус таралуын кисәтү өчен дип кенә әйтелгән иде.

XS
SM
MD
LG