Accessibility links

Татар теле укытучылары бәйгесендә Свердлау өлкәсе һәм Казан мөгаллимнәре җиңде


Җиңүчеләрнең берсе Дамир Каюмов
Җиңүчеләрнең берсе Дамир Каюмов

19 сентябрьдә Казанда узган "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" Бөтенрусия бәйгесенең җиңүчеләре игълан ителде. 

Беренче урынны Свердлау өлкәсенең Манчаж Тамак төп белем бирү мәктәбе укытучысы Дамир Каюмов һәм Казан шәһәренең 18 нче урта гомуми мәктәбе укытучысы Альбина Яруллина алды дип хәбәр итә Татар-информ.

Икенче урынны Башкортстанның Илеш районы Базытамак мәктәбе укытучысы Илмира Ахунова һәм Татарстан Сәләтле балалар өчен һуманитар гимназия-интернат укытучысы Ландыш Әһлетдинова алган.

Өченче урын Чувашиянең Батыр районы 1нче Шыгырдан урта мәктәбе укытучысы Роза Айзатуллова һәм Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбе укытучысы Ләйсән Нигъмәтуллинага бирелгән.

Әлеге бәйгедә Татарстанның 45 муниципаль берәмлегеннән 237 татар теле һәм әдәбияты укытучысы һәм Русиянең 12 төбәгеннән 23 татар теле һәм әдәбияты укытучысы катнашкан. Бәйгенең финалы Казан шәһәренең 175нче һәм 180нче гимназияләрендә узган.

Шимбә шулай ук "Русиянең ел укытучысы" бәйгесенең төбәк этабына нәтиҗә ясалды. Бөтенрусия бәйгәсенә Татарстаннан урыс теле укытучысы Светлана Байкиева барачаак. Ул Мамадыш шәһәренең 1нче мәктәбе укытучысы.

XS
SM
MD
LG