Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вил Мирзаянов Навальныйга тернәкләнү өчен бер ел кирәк дип фаразлый


Вил Мирзаянов
Вил Мирзаянов

АКШта яшәүче элекке совет химигы Алексей Навальныйга тернәкләнү өчен бер елга якын вакыт кирәк ди.

"Новичок" агуын ясауда катнашкан галим химик Вил Мирзаянов оппозиция сәясмәне Алексей Навальныйдан гафу үтенде. Бу хакта ул "Дождь" телеканалы эфирында әйткән.

"Әлеге җинаятьчел бизнеста - әлеге матдәне ясауда катнашуым өчен Навальныйдан гафу үтенәм", диде химик һәм бөтен гомеремне сугыш өчен кулланылучы агуларга каршы көрәштем дип сөйләде.

Мирзаянов 1993 елда "Новичок" белән агуланган кеше белән очрашуы турында әйтте. Аның да симптомнары Навальный моңа кадәр социаль челтәрләрдәге постында атаган билгеләргә охшаган диде.

"Бөтен симптомнары да охшаган. Ул җиңде, исән калды. Навальныйга түзәргә кирәк. Ләкин ахыр чиктә ул сәламәт булырга тиеш", диде Вил Мирзаянов. Галим сәясмән терелүе өчен бер еллап вакыт китәргә мөмкин дип фаразлый.

Аның фикеренчә, Навальный беренче вакытта тактада сүзләр яза алмаган, чөнки баш миеннән функциональ әгъзаларга сигналлар барып җитүдә проблемнар булган - "Новичок" молекулалары мондый сигналлар өчен җаваплы аксым бүленүен тоткарлый.

19 сентябрьдә Навальный Instagram-да Германиянең "Шарите" клиникасында ничек тернәкләнеп килүе турында пост чыгарды. Башта ул кешеләрне танымаган, сөйләшә алмаган, тактага иң гади сүзләрне дә яза алмаган.

АКШта яшәүче галим, "Новичок" матдәсен уйлап табучыларның берсе Вил Мирзаянов Азатлык белән әңгәмәсендә әлеге агулану Навальныйның киләчәк тормышын үзгәртәчәк дигәне иде. "Навальныйның язмышы аяныч, ким дигәндә инвалид булып калачак. Әлеге агулаудан соң аны сәясәттән сызып ташлап була" диде галим.

XS
SM
MD
LG