Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вил Мирзаянов: "Навальныйны бу агулаудан соң сәясәттән сызып ташларга була"


Вил Мирзаянов: "Навальныйны бу агулаудан соң сәясәттән сызып ташларга була"
please wait

No media source currently available

0:00 0:17:41 0:00

Танылган химик, Совет берлегендә Мәскәүдә "Новичок" агуын эшләүчеләрнең берсе, 1990нчы елларда АКШка китеп хәзер Принстон шәһәрендә яшәүче татар галиме Вил Мирзаянов Азатлыкка Русиядәге оппозиция җитәкчеләренең берсе Алексей Навальный бу агуланудан соң аякка баса алмаска да мөмкин дип сөйләде.

— Кичә Германия хакимияте Алексей Навальныйның "Новичок" агуының бер төре белән агулануын белдергәч, беренче уегыз нинди булды?

Шат булмадым инде, бик хәтәр нәрсә бит ул. Навальныйны кызганып куйдым. Гомеремне шушы әйбер белән бәйләгәнгә тагын бер тапкыр үкенеп куйдым. Һәрвакыт шулай сызланып алам. Аннары профессиональ буларак журналистларга җавап бирергә тырышам. Үземнең бурычны уйлыйм. Шул эшне алып барам.

— Вил абый, бу бит "Новичок"ның бер төре дип әйтәләр. Аның нинди төрләре бар?

Бу очракта "Новичок"ның бер төре – А 261 дигән матдә кулланылган булырга тиеш

— Әйе, мин хәтерне актаргач шундый нәтиҗәгә килдем: бу очракта "Новичок"ның бер төре – А 261 дигән матдә кулланылган булырга тиеш. Ни өчен дигәндә, бу 261 бик каты матдә, аны порошокка әйләндерергә була. Бу бик зәһәр. Билгелеләргә караганда, берничә мәртәбә агулырак. Бер кешене үтерергә 10 миллиграм да җитә. Хәтта ул да күп әле. Күрәсең, аны чәйгә кушканнармы, чәй пакетына салганнармы, төрлечә була ала, 10 миллиграм бит инде ул, запас белән бер 20не салсалар, күрүе дә бик кыен. Лаборотория бизмәннәрендә үлчәгәннән беләбез инде андый микъдарларны. Төрлечә шулай булгандыр. Аннан чәйгәме, сугамы кушылгач, күрәсең, туп-туры ашказанына барып кергән. Шуңа башка кешеләргә куркыныч булмаган. Скрипальләрне агулаганда башка кешеләр дә агуланды, чөнки агулар аларның кулларында, тиреләрендә, башка кешеләргә дә йоккан. Ә монда андый нәрсә булмагач, мин шундый нәтиҗәгә килдем, ашказанга туп-туры барып кергән. Навальныйң организмы дегазаторга охшап җавалана.

— Шул төре кулланылган дип уйлыйсыз инде һәм Русиядә иркенрәк эш итә алганнар, ул башка кешеләргә зыян китерә алмаслык итеп эшләгәннәрме?

Ул институтка бик каты чикләүләр салдылар, ябып куйсалар шәп булыр иде, Аллаһның каһәре ул

— Кем шуны куллана, башта үзе турында уйларга тиеш. Әгәр кешене өйрәткәннәр икән, ул үзен-үзе тота белә. Күп кешеләр язып чыккан, имеш ул матдәләр әллә кайчан, 30 ел элек синтезланган, хәзер инде бозылып беткән, тегеләй дә болай дигәннәр. Шуны әйтәсем килә, Химик коралларны тыю турында халыкара конвенция нигезендә фәнни тикшеренү институтлары кануни рәвештә эшли ала, алар аны дәвам итә. Канун нигезендә. Ятьмә салып калдылар бу конвенциягә. Шуңа күрә "ГСНИИОХТ", заманында мин эшләгән институт канун нигезендә эшен дәвам итә, аларны синтезлый ала, төрле төрләрен тәҗрибәләр белән эшләргә рөхсәте бар. Профессионаллар, галимнәр өчен зур эш түгел бу. Кызганыч, ул эш дәвам итә. Ул институтка бик каты чикләүләр салдылар, ябып куйсалар шәп булыр иде, Аллаһның каһәре ул.

— Бу агу организмга ничек тәэсир итә, Навальныйның киләчәгенә тәэсире нинди була ала?

"Новичок"тан терелү очраклары миңа билгеле түгел

— Ул бик дәһшәтле, начар нәрсә. Организмда ацетилхолин дигән бер матдә бар, ул безнең баш миеннән функциональ органнарга сигналлар җибәрү өчен җаваплы. Сигнал булган саен ацетилхолин аны үзе аркылы үткәрә инде – трансформатор сымак. Агу әнә шуңа ябыша да, аны томалый. Бу ацетилхолин шуннан соң башка берни эшли алмый, химик реакциядә катнаша алмый. Шуңа күрә аның органнары, функционал органнар, мускуллар, күзләр баш миенә тоташмый, үзләре генә калалар да, шуннан акылдан шашкан мотор сымак таушалалар, конвульцияләр, сукырлык, шундый әйберләр барлыкка килә.

— Навальный эшләрлек хәлдә була аламы?

— "Новичок"тан терелү очраклары миңа билгеле түгел. Ким дигәндә инвалид булып калачак.

— Әгәр чыннан да шушы агу булса һәм чыннан да шулай тәэсир итсә, Навальныйны сәясәттән сызып ташларга буламы?

— Әйе, анысы чыннан да шулай. Бундесверның җиһазлары көчле, анда Британиядәге кебек декодлаганнар, тапканнар. Шуңа монда икеләнү юк. Навальныйның язмышы бик кызганыч.

— Нигә моны Русия, Омски табиблары түгел, ә алман табиблары тапкан. Аны берничә көн Германиягә җибәрми тордылар. Бу аларның эзне яшерү тырышлыгы белән бәйле була аламы, алар аны табарга теләмәгәнме?

Дәүләт дөрес мәгълүматка мөмкинлек бирә микән?

— Шуны әйтәсем килә, Омскида андый көчле, зур җиһаз юк. Ул бик кыйбат, минем заманда да ул бер миллионнан артык тора иде. Хәзер инде ул биш миллионнан да арзан түгел. Шуңа күрә Омскида андый җиһаз барлыгына икеләнәм. Аннары аның өчен ике-өч зур белгеч тотарга кирәк. Өзлексез булганда гына ул җиһаз эшләячәк. Армиядә андый мөмкинчелек бар, ә һоспитальләрдә андый нәрсәнең булуы бик икеле, алар юк. Мәскәүдә әлбәттә булырга тиеш, анда бар, ләкин бу акт дәүләткә бәйләнгән. Дәүләт дөрес мәгълүматка мөмкинлек бирә микән? Бу — сорау.

— Агуның эзе организмда озакка каламы?

— Озак. Андрей Железняков – минем дус, агулангач, озак интекте, 3 ел тирәсе аны дәваладылар. Хәле яхшырып та китә иде кебек, әмма ахыр чиктә азапланып үлде. Организмнан чыкмый ул, без аны белмәдек, хәзер менә тәҗрибә күрсәтә – кеше үлә.

— Германия табиблары шактый вакыт узгач та бу “Новичок”ның бер төре дип әйтә алды. Шулай озак вакыт узганнан соң да аның эзен табып буламы, ачыкланамы ул?

— Була, мөмкин. Бик көчле җиһаз, мөмкинлекләре бик зур. Бу Скрипаль очрагында да күренде, бу очракта да озак вакыт узса да, ачыклый алдылар. Омскида да юкка гына озак тотмадылар. Узар, юкка чыгар, эзе югалыр дип уйлаганнардыр. Башта мин бу тоз рәвешендәге А 246 төре булгандыр дип уйлаган идем. Гидролиз барлыкка килеп, ул җимерелә. Шуннан аны ачыклау авырлаша. Әмма барыбер таптылар.

— Аз гына агу биреп акрын гына үтереп тә була иде кебек. Яки шунда ук үтергән булсалар, Германиягә алып китеп тикшерү мөмкинлеге дә булмас иде. Сездә нинди фикерләр туа? Ни өчен шулай эш иткәннәр дип уйлыйсыз?

— Максат — үтерү булмагандыр дип уйлыйм. Бу агу зәһәр. Үтерергә кирәк булса, бераз күбрәк доза бирелсә, Алексей Навальный шунда ук үләр иде. Исән дә калырлык, эшли дә алмаслык итеп эш иткәннәр. Гомеренә кизәнү дип бәяләргә кирәк.

— “Новичок” агуы инде күпме ел элек булдырылган, 30лап ел узган. Ничек уйлыйсыз, Русия аны соңгы елларда камилләштермәдеме? Аны камилләштереп буламы, яңа төрләре барлыкка килә аламы?

— Һичшиксез, мөмкин. Кызганыч, Химик коралларны тыю турында халыкара конвенция мондый мөмкинлек бирде, фәнни тикшеренү институтларына фәнни эшләр алып барырга рөхсәт итте. Алай гына түгел, хәтта 200 килограммга кадәр агулы матдәләрне туплап саклау да рөхсәт ителә. Шуңа күрә мин бу конвенциягә баштан ук каршы булдым, аны ратификацияләү ярамый иде, АКШка килгәч тә, моны әйттем. Мине нык үгетләделәр, мин риза булдым инде, хәзер шуңа үкенәм.

— Русиядә бу агуны кайдан алып була? Галимнәр аны өй шартларында ясап, яки урлап алып чыгып сата аламы?

— Бу мөмкин түгел. “Новичок” – зур професионалларның, тулы бер гыйльми мәктәп җимеше. Аны болай гына ясап булмый. Китаптан гына формула күреп, аны үзең ясый алмыйсың. Булган агуны урлап чыгару әле мөмкин иде, андый очрак та булды. Аннары соң андый мөмкинлекне яптылар. Хәзер бу дәүләт һәм иминлек хезмәтләренең ныклы контролендә.

— “Новичок” белән агулау очрагы инде элек тә булды. Хәзер Навальныйны агулау очрагы булгач, Көнбатыш илләренең реакциясе нинди булыр? Катырак реакция көтеп буламы?

— Хәзер инде реакция артыннан реакция, санкция артыннан санкция бара. Ләкин, мондый очраклар кабатлана торгач, Русия аларга артык күп игътибар бирми дип уйлыйм. Санкцияләр йомшак булгангадыр бу. Каты санкция булса, мондый эшкә бармаслар иде, дип уйлыйм.

Мин 30 елга якын “Новичок”ка каршы көрәштем, ялгыз көрәштем. Беркем дә ышанмады, тиле дип карадылар. Ә менә хәзер “Новичок”ны тыелган матдәләр исемлегенә керттеләр. Кызганыч, “Новичок” белән агулауның кабатлануы – конвенциягә төкереп бирүне аңлата. Шуңа бик борчылдым.

* * *

Русия оппозиция сәясмәне Алексей Навальныйның хәле начараеп, Омскида хастаханәгә эләккәне 20 августта билгеле булды. Ярдәмчесе Кира Ярмыш Навальный Томски һава аланында эчкән чәенә агу салып агуланган булырга мөмкин диде. Ләкин Омски табиблары агулану фактын кире какты. Ике көн дәвамында активистның диагнозы анык әйтелмәде, аны тикшерү һәм дәвалау өчен башка клиникага күчерү рөхсәт ителмәде.

22 августта Навальныйны Омскига махсус килгән очкыч белән Германиянең Шарите клиникасына күчерделәр. Германия табиблары тикшеренүләр уздырганнан соң, Навальный агуланган булырга мөмкин дип белдерде. Ул холинэстераза ингибиторлары дип аталган актив маддәләр төркемендәге бер матдә белән агуланган булырга мөмкин диелде. Бу химик матдә даруларда, пестицид һәм хәрби агулау коралы булырак кулланыла. Соңгыларының иң билгелеләре - зарин һәм "Новичок".

Навальный анализлары Бундесвер лабораториясенә җибәрелде. 2 сентябрьдә Германия хөкүмәте Бундесвер лабораториясе нәтиҗәләренә таянып Навальный организмында "Новичок" төркеменә керүче сугыш химик агулаучы матдәсе эзләрен табылуын хәбәр итте.

Шарите клиникасынының Навальный агуланган булырга мөмкин дигән белдерүен Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков “буш тавыш” дип атады. Сәясмәннең ихтимал агуланган булуын тикшерү өчен әлегә нигез юк, безнең табиблар да иң башта агулау версиясен караган иде, ләкин агу әлегә ачыкланмаган диде Песков.

Көнбатыш илләре Навальныйның "Новичок" белән агулануын кискен хөкем итеп чыкты, бу уңайдан Русиягә карата яңа чикләүләр кертелергә мөмкин дип белдерде. Песков агулану турында Русия хакимиятенә гаеп белдерергә һәм чикләүләр кертергә урын юк диде.

XS
SM
MD
LG