Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Роскосмос" эчке тикшерүләре нәтиҗәсендә 22 җинаять эше ачылган


“Роскосмос” ширкәтләрендә бюджет акчаларын урлау, вазифадан канунсыз файдалану һәм вәкаләтләрен арттырып җибәрү очраклары ачыкланган.

“Роскосмос”та акчалар урлау һзи вазифадан канунсыз файдалану очраклары нигезендә 2019-2020 елларда 22 җинаять эше ачылган. Бу турыда РБК ширкәтнең эчке тикшерү хезмәте башлыгы Артем Мельников сүзләренә таянып яза.

Хәзерге вакытта “Идарәнең стратегик нокталары” корпорациясенең элеккеге җитәкчесе Владимир Полянскийга карата тикшерү алып барыла. Ул башкарылган эшләр турында ялган актлар тутырып, 2 миллиард сумнан артык күләмдәге дәүләт заказыннан акчалар үзләштергән. Полянский үзенә 20 миллион сумлык премия язган диелә.

Красноярскида “Роскосмос”ның кече ширкәте “Геофизика” конструкторлык оешмасында бөтен җитәкче вазифаларны бер гаилә әгъзалары биләп торган. “Атасы – баш мөдир, аның урынбасары – улы, архив башлыгы – кызы, план бүлеге башлыгы – киленнәре, баш инженер – кияүләре. Хезмәт хакын да алар башка хезмәткәрләр кебек кенә алмаган” дип аңлаткан Мельников.

Мәскәүдәге “Вымпел” машина төзү корылмасында да менеджментның канун бозучы гамәлләре тикшерелә. Бу оешмада техник яктан яңартуга 290 миллион сум бирелгән булган.

2019 елның ноябрендә “Роскосмос”та җитәкче алышынганнан соң бу дәүләт корпорациясендә дистәләгән еллар дәвамында акча урлау схемалары яшәп килгәне ачыкланган. 2018 елда корпорацияне җитәкләргә Игорь Комаров урынына Дмитрий Рогозин килде. 2019 елның апрелендә Русия баш прокуроры Юрий Чайка китергән хисапта “Роскосмос” һәм “Ростех” ширкәтләрендә 2018 елда бүлеп бирелгән акчалардан 1,9 миллиардтан артык өлеше урланган диелде.

XS
SM
MD
LG