Accessibility links

Кайнар хәбәр

Помпео: АКШ Навальныйны агулауга үз җавабын бирәчәк


Майк Помпео
Майк Помпео

Бу вакыйгага бәйле барлык фактлар да билгеле булырга тиеш дип белдерде АКШ вәкиле.

АКШ Дәүләт сәркатибе Майк Помпео Bild журналына әңгәмәсендә Вашингтонның Русия сәясмәне Алексей Навальный агулануы белән бәйле карашына аңлатма бирде.

Помпео АКШның бу уңайдан җавабы булмый калыр дип уйларга нигез юк, чөнки Вашингтон химик корал куллану ярамый дип саный, диде Помпео. Бу уңайдан ул Британиядә Сергей һәм Юлия Скрипальләр агулангач АКШның моңа ничек җавап биргәнен искәртте.

Бөтен фактлар да билгеле булганнан соң, Кушма Штатлар тиешле күләмдә җавап бирер, дип белдерде Помпео.

Аның сүзләренчә, Вашингтон Химик коралны тыю оешмасыннан Навальный анализларын көтә. Шулай ук Русиянең тикшеренү уздыруы да кирәк, аның нәтиҗәләре буенча Навальныйны агулау ничек булганын аңлап булыр иде дигән АКШ Дәүләт сәркатибе.

Әңгәмәсендә Помпео “Төньяк агым-2” проектын яңадан кискен тәнкыйтьләп чыккан. Ул “төзелеш тәмамланмас дип өметләнәбез” дигән, моны булдырмас өчен Вашингтон коалиция төзү өстендә эшли дип өстәгән. “Германия хөкүмәте дә шундый карарга килер дип ышанабыз, Навальный белән булган хәл аркасындамы, яки Русия газыннан бәйле булуның начар нәтиҗәләргә китерү ихтималы аркасында булсынмы” дигән Помпео.

Алексей Навальный Томскидан Мәскәүгә очканда хәле начараеп, Омскида хастаханәгә эләккән иде. 22 августтан ул Германиянең Шарите клиникасында дәвалана.

2 сентябрьдә Германия хөкүмәте сәясмәннең “Новичок” төркеме матдәсе белән агуланганын хәбәр итте. Соңрак Франция һәм Швециядә ике бәйсез лаборатория дә Навальныйның агуланган булуын раслады.

Русия хакимияте агулану булуын шик астына куя. Навальный тарафдарлары җинаять эше ачуны сорап тикшерү комитетына гариза язса да, вакыйгага 30 көн узуга карамастан (канунда каралган вакыт), җинаять эше ачылмады.

“Төньяк агым-2” Русия һәм Германияне Балтыйк диңгезе төбе аша тоташтырырга тиеш. Хәзер Америка керткән чикләүләр аркасында аны төзү туктатылып тора. Ләкин Русия һәм Германия бу проектны тәмамлау яклы булуларын күп тапкырлар белдерде.

XS
SM
MD
LG