Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы дәүләт биләмәләрен аерып чыгаруга чакырган өчен 500 мең сумга кадәр штрафлар хуплады


Илнең биләмәләрен аерып чыгаруда гамәлләр кылган өчен 10 елга кадәр төрмә җәзасы кертүче канун өлгесе дә әзерләнә.

Русия думасы Русия биләмәләрен аерып чыгаруга чакыру өчен җәзалар каралган канунны беренче укылышта хуплады. Канун өлгесенә ярашлы, бу төр административ хокук бозучыларга 500 мең сумга кадәр штраф сугылачак. Канунны депутат Павел Крашенинников һәм сенатор Андрей Клишас тәкъдим иткән. Моннан тыш, алар Русия биләмәләрен аерып чыгару өлкәсендә кылынган гамәлләр өчен 10 елга кадәр төрмә җәзасы кертүче канун да әзерли. Бу ике канун өлгесе Русия Конституциясенә кертелгән үзгәрешләр нигезендә эшләнгән дип яза РИА Новости.

Русия биләмәләрен аерып чыгаруга чакыру беренче тапкыр булганда, гади кешеләргә – 30 дан алып 60 мең сумга кадәр штраф, вазифадагы затларга – 60 мең сумнан 100 мең сумга кадәр, юридик затларга 200дән алып 300 мең сумга кадәр штраф карала. Әгәр кеше интернетта, матбугат чаралары аша Русиянең бөтенлеген бозуга чакырган икән, гади кешегә 70 мең сумнан 100 мең сумга кадәр штраф, вазифадагы затларга – 100 мең сумнан 200 мең сумга кадәр штраф карала, юридик затлар 300 мең сумнан алып 500 мең сумга кадәр штрафка тартылачак.

Июльдә Дума Русия биләмәләрен аерып чыгаруны экстремистлыкка тиңләүче канун кабул иткән иде. Бу канунны да Павел Крашенинников һәм Андрей Клишас язды. Әлеге канун да Конституциягә кертелгән үзгәрешләр нигезендә кабул ителде.

XS
SM
MD
LG