Татарстан президенты сайлауларында республиканың 30 сайлау бүлегендә Рөстәм Миңнеханов намзәте өчен 100 процент тавыш биргәннәр. Бу турыда мәгълүмат “Сайлаулар” дәүләт автоматлаштырылган системында китерелгән. Татарстанда барлыгы 2800 сайлау бүлеге эшләвен исәпкә алганда, мондый нәтиҗәне комиссияләрнең бары 1 проценты гына күрсәткән.
Апас районында 11 авылда сайлаучыларның барысы да Миңнеханов өчен тавыш биргән. Шулардан икесендә сайлауда авыл халкы 100 процент катнашкан.
Буа районында да тулысы белән Миңнехановны яклаган авыллар шактый. Җиде сайлау участогы шундый нәтиҗә күрсәткән. Балык Бистәсендә өч, Әтнәдә ике, Теләче районында ике авылда Миңнеханов өчен 100 процент тавыш җыелган. Теләче районы үзе дә республикада башка районнар арасында беренче, монда Миңнеханов 99,14 процент тавыш алган. Югары Осланда, Яшел Үзәндә, Чирмешән, Лаешта да берешәр сайлау бүлегендә Рөстәм Миңнеханов 100 процент белән җиңгән.
Бары бер участокта гына Миңнеханов 50 процент тавыш та җыя алмаган. Бу сайлау бүлеге Тукай районы Белоус бистәсенә урнашкан. Президентка 85 тавыш биргәннәр, бу бөтен тавышларның 40,28 проценты. Икенче урынны “Үсеш фиркасе”ннән Олег Коробченко алган, аңа 79 кеше тавыш биргән (37,44 процент). Бу участокта тавыш бирүгә сайлаучыларның 56,27 проценты катнашкан.
11-12 сентябрьдә узган сайлауларда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 83 проценттан күбрәк тавыш белән җиңеп чыкты. Миңнеханов 2010 елдан бирле республика белән җитәкчелек итә.