Accessibility links

Кайнар хәбәр

Соңгы атнада Башкортстанда коронавирустан дүрт кеше үлгән


Уфада йогышлы авырулар хастаханәсе
Уфада йогышлы авырулар хастаханәсе

Башкортстанга COVID-19 вирусыннан вакцина кайтканы да хәбәр ителде. 22 сентябрьдә вакцина 37 кешелек беренче төркемгә кертеләчәк.

Башкортстанда узган тәүлектә коронавирустан тагын бер кеше үлгән. Белорецкида 55 яшьлек ханым вафат булган. Бу мәгълүматны коронавируска багышланган брифингта республика сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова китерде. Аның сүзләренчә, узган атнада Башкортстанда бу диагноз белән дүрт кеше үлгән. Шулай итеп, эпидемия башыннан республикада барлыгы 35 кешенең коронавирустан үлүе рәсми теркәлгән.

Узган тәүлектә вирус йокыруның 35 яңа очрагы ачыкланган, атна дәвамында 233 очрак булган. Шуларның өчесе авыр хәлдә диелә.

Башкортстанга COVID-19 вирусыннан вакцина кайтканы да хәбәр ителде. 22 сентябрьдә вакцина 37 кешелек беренче төркемгә кертеләчәк, болар – препаратны үзендә сынап карарга ризалашкан кешеләр. Организмнарындагы үзгәрешләрне алар махсус көндәлеккә теркәп барачак, ә тагын өч атнадан вакцинаның икенче өлешен алачаклар. Кононова сүзләренә караганда, вакцинының икенче партиясе республикага зур күләмдә кайтачак. Ул республикага Русия буйлап клиник тикшеренүләр уздырганнан соң килеп ирешәчәк.

Моннан тыш, Кононова республикада медицина хезмәткәрләренә коронавирус акчалар туләү барышын да телгә алды. Медиклар белән беррәттән, коронавирус белән эшләгән ирекмәннәргә дә акчалата компенсацияләр түләү каралганын әйтте.

XS
SM
MD
LG