Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус сәбәпле Казан мәктәбендә бер сыйныф өйдән укуга күчкән


Бу мәктәптә башлангыч сыйныф укытучысы коронавирус йоктырган һәм сыйныф тулысынча дистанцион укуга күчкән.

Казанның 144 мәктәбендә коронавирус табылган, бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан бүлеге хәбәр итә. Дүртенче сыйныф балалары укытучысында вирус табылган, хәзер балалар дистанцион укуга күчерелгән диелә.

Укытучы соңгы тапкыр мәктәптә 17 сентябрьдә булган, битлек киеп йөргән диелә. Ул әлеге вакытта өйдә дәвалана.

22 сентябрьдә Татарстанда да тагын ике кешенең COVID-19 белән үлгәне хәбәр ителде. Әлмәттә 1977 елгы хатын-кыз, Казанда 1947 елгы хатын-кыз үлгән. Шулай итеп Татарстанда яңа төр вирустан барлыгы 73 кеше вафат булды.

XS
SM
MD
LG