Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алабуга прокуратурасы полилингваль "Адымнар" мәктәбенә кисәтү белдерде


Кисәтү уку йортының лицензиясез эшләве өчен белдерелде.

Алабуга шәһәре прокуратурасы "Адымнар-Алабуга" полилингваль мәктәбендә укыту лицензиясе булмаган килеш укытканы өчен Алабуга башкарма комитеты җитәкчесе һәм мәктәп мөдиренә кисәтү белдерде. Моның хакта Татарстан прокуратурасы сайты хәбәр итә.

1 сентябрьдән уку йорты тиешле лицензиясез укыта башлаган, диелә хәбәрдә. Тикшерүне Татарстан прокуратурасы социаль челтәрләрдәге хәбәрләрдән соң оештырган. Социаль челтәрләрдә бу теманы урыс телле ата-аналар активистлары оештырган төркемдә күтәргәннәр.

"Адымнар-Алабуга" мәктәбе мөдиренә каршы "Махсус рөхсәтсез (лицензиясез) табыш алу белән бәйле булмаган эшчәнлекне башкару" маддәсе нигезендә административ эш ачылган. Эш 2 октябрь көнне каралачак.

Алабугадагы "Адымнар" полилингваль мәктәбе 2020 елның 1 сентябрендә эшли башлады. Моннан тыш Казанда да 165 мәктәп нигезендә полилингваль мәктәп үз эшен башлап җибәрде.

Мәктәпләр Татарстанның элекке президенты, "Яңарыш" фонды рәисе Миңтимер Шәймиев тәкъдим иткән күптелле мәктәпләр челтәренә карый. Алга таба тагын бер мәктәпне Казанның 178нче мәктәбе нигезендә ачу көтелә. Полилингваль мәктәпләр шулай ук Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләрендә дә булачак. Мәктәпләр белән бергә комплексларга балалар бакчалары һәм өстәмә белем бирү үзәкләре дә керергә тиеш.

XS
SM
MD
LG