Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Татарстанның рәсми вәкиле билгеләнде


Йосыф Якубов
Йосыф Якубов

Башкортстанда Татарстанның вәкаләтле вәкиле вазифасын Йосыф Якубов башкарачак.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Башкортстандагы рәсми вәкиллегенә яңа җитәкче билгеләде. Бу вазифаны Йосыф Якубов башкарачак. Ул өч елга билгеләнә. Президент боерыгы аның рәсми сайтында дөнья күрде.

Якубов моңарчы ун ел дәвамында Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясен җитәкләгән. Хәзер бу вазифага Татарстанның элеккеге мәгариф министры Рәфис Борһанов килде.

2017 елдан Татарстанның Башкортстанда рәсми вәкиле булган Ранэль Зиннәтуллин сентябрь башында вазифасыннан китте. Ул Мәскәүгә күченеп бизнес яклау өлкәсендә эшләргә ниятләгәнен белдерде.

XS
SM
MD
LG