Татарстанның Башкортстанда даими вәкиле Ранэль Зиннәтуллин вазифасыннан китә. Бу турыда ул "Татар-информга" белдергән.
Яңа вәкил килгәнче оешма эшчәнлеге идарәсендә катнашачакмын дигән Зиннәтуллин. "Республика җитәкчелеге белән килешендек, мин Татарстан такымында калам, ләкин вазифадан китәм" дигән ул.
Алга таба Зиннәтуллин бизнесны яклау өлкәсендә эшләргә җыена, ул Мәскәүгә күченәчәк. Башкортстандагы вәкиллектә яхшы әзерлекле такым кала, оешма элеккечә яхшы эшләчәк дигән Зиннәтуллин.
"Кеше үз мөмкинлекләрен булдыра алганча киң кулланырга тиеш. Башкортстанда алган тәҗрибәмне мин алга таба кулланырга һәм зурайтырга тиешмен" дип өстәгән элеккеге вәкил.
Татарстанның Башкортстанда яңа даими вәкиле якын көннәрдә билгеләнәчәк диелә.
Ранэль Зиннәтуллин Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле вазифасына 2017 елның җәендә керешкән иде. Ул өч елга билгеләнде. Аңа кадәр Зиннәтуллин Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе ярдәмчесе буларак эшмәкәрлек мәсьәләләре белән шөгыльләнде.
Азатлык белән әңгәмәсендә вәкил төп эшчәнлеген ике республика арасында икътисади мөнәсәбәтләрне үстерүдә күрүен сөйләде. Ул шулай ук Башкортстанда якташлык хәрәкәте оештырып, Башкортстан татарларын берләштерү тәкъдиме белән дә чыккан иде.