Accessibility links

пәнҗешәмбе, 23 ноябрь 2017, Казан вакыты 22:01

16 август Татарстан республикасының Башкортстан республикасындагы даими вәкиллегендә эшлекле сөйләшү узды. Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Ранэль Зиннәтуллин якташлык хәрәкәтен булдыру тәкъдиме белән чыкты.

Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Ранэль Зиннәтуллин республикадагы татар җәмәгатьчелек оешмалары җитәкчеләре белән очрашты. Очрашуда Башкортстан татарлары конгрессы, "Берлек", Татар иҗтимагый үзәге, "Морзалар җыены", "Сәхибҗамал", "Хәзинә" иҗтимагый оешмасы һәм "Ихлас" мәчете җитәкчеләре катнашты. Очрашуда эшчәнлекне координацияләү мәсьәләләре каралды. Ранэль Зиннәтуллин якташлык хәрәкәтен булдыру тәкъдиме белән чыкты.

Ранэль Зиннәтуллин
Ранэль Зиннәтуллин

"Миңа шушы көннәрдә Мәскәүдә булып кайтырга туры килде. Анда татар җәмәгатьчелеге вәкилләре һөнәри һәм кызыксыну даирәсеннән чыгып якташлык клубларына берләшкән. Хәрбиләр, табиблар, яшьләр аерым клублар оештырган. Мәгълүм булуынча, базар заманында яшибез, шуңа хәрәкәттә катнашучы үз даирәсе вәкилләре белән очрашырга, аралашырга һәм чаралардан файда алырга да тели. Бер-береңә ярдәм күрсәтү өчен дә мондый клублар уңай дип исәплим. Мин Уфада да шундый якташлык клублары төзергә тәкъдим итәм”, диде Ранэль Зиннәтуллин.

Яңа вәкилнең бу тәкъдимен утырышта катнашучылар хуплап кабул итте. Бары тик “Берлек” иҗтимагый оешмасының башкаручы директоры Нәфисә Акчурина гына ризасызлык белдереп чыкты:

Нәфисә Акчурина
Нәфисә Акчурина

“Башкортстанда миллион ярым татар яши. Без биредә кайдандыр килүчеләр түгел, ә җирле халык, үз җиребездә яшибез. Якташлык оешмалары милләт вәкилләре азчылыкны тәшкил иткән урыннарда, диаспора булган очракта гына уңышлы дип саныйм. Башкортстанда татарларның якташлык төркемнәренә берләшүе мантыйкка сыймый, чөнки без үз ягыбызда, үз җиребездә яшибез”, диде Нәфисә Акчурина.

Якташлык оешмалары милләт вәкилләре азчылыкны тәшкил иткән урыннарда гына уңышлы

Чарада катнашучылар якташлык мәсьәләсендә бер фикергә килә алмаса да, һөнәри һәм кызыксыну даирәсеннән чыгып берләшеп карарга булды.

Җыелучылар Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте, Башкортстан татарлары конгрессы һәм Татар иҗтимагый үзәгендә мәгариф буенча җаваплы кешеләр барлыгын искә алып, аларны бергә туплау, нәтиҗәлекне үстерү өчен вәкиллек каршында мәгариф комиссиясе оештырырга булды. Әлеге комиссия һәр елны уза торган республика татар укучылары олимпиадасы, татар теле укытучысы бәйгеләрен оештыруда мәгариф министрлыгына ярдәм итәчәк. Шулай ук мәктәпләрне әсбаплар белән тәэмин итүне күзәтү һәм ярдәм итү белән шөгыльләнәчәк. Республикадагы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының корылтаен уздыру да кирәк дип билгеләнде.

Очрашуда татар эшкуарларын туплау һәм татар мәсьәләләренә ярдәм күрсәтү өчен фонд оештыру кирәклеге дә билгеләнде. Шулай ук чарада катнашучылар арасында Башкортстанда татар телен саклау һәм үстерү буенча концепция булдыру, моның өчен татар галимнәрен туплау кирәклеген дә билгеләделәр. Утырышта милләткә ярдәм итү юнәлешендә башка мәсьәләләр дә тикшерелде.

Очрашуда республикадагы барлык татар җәмәгатьчелек оешмалары җитәкчеләре катнашмаса да, килгәннәре Татарстанның даими вәкиллеге каршында туплану, берләшү мөмкинлегеннән файдаланып карарга булды.

Чарадан соң Башкортстан татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов: ”Башкортстандагы татар оешмаларын берләштерү – ут һәм суны берләштерү кебек килеп чыкмас микән?” дип шаяртып куйды.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG