Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камал театры туры эфирда спектакльләр күрсәтүне кабат башлый


Камал театрына күренеш
Камал театрына күренеш

Пандемия вакытында кертелгән интернет аша спектакль күрсәтү тәҗрибәсен театр быелгы сезонда да дәвам итәргә булган.

Галиәсгар Камал исемендәге татар академия драма театры 23 сентябрьдә Мансур Гыйләҗевның "Исәнмесез!?" спектакле белән туры эфирда спектакльләр күрсәтү сезонын ача. Октябрьдә һәм ноябрьдә шул ысул белән алты тамаша карап булачак. Туры эфир афишасы популяр комедияләрдән, соңгы сезон премьераларыннан, классик спектакльләрдән гыйбарәт.

"Сез безнең спектакльләрнең интернет трансляцияләрен яратып өлгердегез. Мәскәү, Чаллы, Нью-Йорк, Һелсинки, Истанбул – театрның онлайн-спектакльләрен бөтен дөньяда карадылар! Яңа сезонда без онлайн-спектальләрне дәвам итәргә булдык" диелә театрның тамашачыга мөрәҗәгатендә.

Мартта коронавирус эпидемиясе сәбәпле изоляция кертелгәч, татар театрлары тамашачы белән элемтәне югалтмас өчен спектакльләрне онлайн күрсәтә башлаган иде.

Камал театры 10 көндә 2200 дән артык билет сатып, 150 000 сумлык табыш алган дип хәбәр ителде. Шул ук чорда иң кыйммәт бәягә билет сатып алу очрагы да булды – бер тамашачы аны 3000 сумга сатып алган. Камал театры спектакльләрен Татарстан, Финляндия, Бельгия, Германия, Төркия, Нидерланд, Мәскәү, Петербур, Самар, Түбән Новгород өлкәсе, Чуашстанда яшәүчеләр онлайн караган.

21 августта Камал театры яңа сезонын узган елның соңгы премьерасы "Сүнгән йолдызлар" белән ачып җибәрде.

XS
SM
MD
LG