Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лукашенка яңа мөддәт президент вазифасына кереште


Александр Лукашенка
Александр Лукашенка

Александр Лукашенканың инаугурация тантанасы турында киңкүләм хәбәр ителмәде.

Минскида Беларус президенты Александр Лукашенканың тагын бер мөддәткә президент вазифасына керешүе тантанасы узды. Бу турыда Белта дәүләт агентлыгы хәбәр итте.

Инаугурация турында алдан хәбәр ителмәде, аңа әзерлек яшерен рәвештә алып барылды.

Лукашенка уң кулын конституция китабы өстенә куеп, беларус телендә ант иткән, аннары ант бирүе турында документны имзалаган. Шуннан соң Беларусның үзәк сайлау комиссиясе рәисе Лидия Ермошина Лукашенкага Беларус республикасы президенты таныклыгын тапшырган диелә.

9 августта Беларуста президент сайлау узды. Анда Лукашенканың 80,1 процент тавыш җыеп җиңеп чыгуы игълан ителде. Оппозиция намзәте Светлана Тихановская 10,1 процент җыйды диелде. Оппозиция исә сайлауда Тихановская җиңгәнен игълан итте. Бәйсез экзит-поллар сайлауда зур аерма белән Светлана Тихановская җиңүен күрсәтте.

Сайлау узгач бөтен ил буйлап протест чаралары башланды һәм алар бер айдан артык туктамый. Каршылар Лукашенканың вазифасыннан китүен һәм илдә яңа сайлаулар уздыруны таләп итә.

Европа парламенты Лукашенканы легитим президент дип танырга җыенмый. Русия президенты Владимир Путин беренчеләрдән булып Лукашенканы президент вазифасына рәттән алтынчы мөддәткә сайлануы белән котлады.

XS
SM
MD
LG