Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа парламенты Лукашенканы легитим президент дип танырга җыенмый


Европа парламенты
Европа парламенты

Европа берлегенең канун чыгару органы Беларустагы хәлләр турында резолюция кабул итте

Европа парламенты Беларус президенты Александр Лукашенканың мөддәте 2020 елның 5 ноябрендә тәмамланганнан соң аны илнең легитим президенты дип танырга җыенмый. Бу турыда 17 сентябрьдә Европарламент кабул иткән резолюциядә әйтелә. Документ Беларуста 9 августта узган президент сайлауларыннан соң килеп туган хәлгә багышлана. Резолюцияне парламентның 574 вәкиле яклаган, 38 вәкиле каршы тавыш биргән, 82 вәкил тавыш бирүдән тыелып калган.

Депутатлар сайлауларның Мински игълан иткән рәсми нәтиҗәләрен кире кагуларын, сайлаулар бөтен халыкара стандартларны тупас бозып уздырылганын ассызыклаган.

Документта әйелгәнчә, Европарламент тыныч демонстрацияләрдә катнашучыларга карата көч куллануны һәм репрессияләрне кискен хөкем итеп чыга.

Шулай ук эш ташлаучыларга, оппозициянең Координация шурасы әгъзаларына карата эзәрлекләүләрнең дә хөкем ителүе күрсәтелә. Кулга алынган оппозиция вәкилләре Лилия Власова, Максим Знак, Сергей Дулевский, Мария Колесникованы кичекмәстән иреккә чыгару таләбе куела.

Европарламент әъзалары Беларус халыкының ирекле һәм гадел сайлау уздыруга канунлы омтылышын яклап, илкүләм диалог Координация шурасы әгъзаларының тулы һәм киртәсез катнашу шартларында барырга тиешлеген белдерә.

Европарламент үзенең резолюциясендә Беларус оппозициясенең координация шурасын республика халкының вакытлы вәкиле дип таныды. Парламент Еврокомиссияне һәм Европа берлеге шурасын оппозициягә булышлык күрсәтергә чакырды. Координация шурасы башында Светлана Тихановская булырга тиеш диелә резолюциядә.

Европартамент сайлауларда хәрәмләшүләр, оппозиция тарафдарларына көч куллану һәм репрессияләр өчен җаваплы Беларус түрәләренә карата чикләүләр кертүне һәръяклап хуплый диелә. Парламент Европа шурасын Беларус президенты Лукашенканы чикләүләр исемлегенә керткән Балтыйк буе илләре үрнәк итеп куела.

Депутатлар шулай ук Европа тышкы элемтәләр хезмәтен Брюссельнең Минскига мөнәсәбәтен һәръяклап киредән карап чыгарга чакыра, Беларус ватандашлык җәмгыятен аның демократик үзгәрешләргә омтылышында якларга чакыра.

Шулай ук Русиянең Беларус эшләренә “һибрид тыкшынуы” хөкем ителә. Мәскәүнең Беларуска “медиа-экспертлар” дип аталган кешеләр һәм киңәшчеләр җибәрүе аерым телгә алына. Европа депутатлары Русияне андый тыкшынуны туктатырга, халыкара хокукны һәм Беларус суверенитетын хөрмәт итәргә чакыра, һәм Александр Лукашенканың алга таба халыкара сөйлшүләрдә Беларус исеменнән катнашырга сәяси һәм әхлакый яктан хокукы булмавын ассызыклый.

Европа парламентының мондый резолюцияләре юридик көчкә ия түгел һәм бары киңәш рәвешендә генә чыгарыла.

Аннан алда Европа берлегенең иң югары башкарма органы (Еврокомиссия) җитәкчесе Урсула фон дер Ляйен Европа парламентында еллык чыгышында “Европа берлеге – Беларус халкы ягында” дип белдергән иде.

  • Беларуста айдан артык барган протест чараларында 6700гә якын кеше тоткарланды. БМОның кеше хокуклары комиссары Беларуста газаплаулар, көчләүләр, тоткарланучыларга тупаслык күрсәтүнең ким дигәндә 450 очрагы турында билгеле дип белдерде. Берничә кеше үтерелде яки үле килеш табылды, берничә кеше хәбәрсез югалды.
  • Лукашенка илдәге протестлар чит дәүләтләр акчасына, Көнбатыш тарафыннан оештырылган дип белдерә. Шундый гаепләүләрне ул АКШ, Европаның берничә иле, Украинага карата әйтте. Бу илләр “Беларусны юк итәргә” тырыша диде Лукашенка.
  • Русия президенты Владимир Путин беренчеләрдән булып Лукашенканы президент вазифасына рәттән алтынчы мөддәткә сайлануы белән котлады. Путин белән Лукашенка сайлаулардан соң берничә тапкыр телефоннан сөйләште, күптән түгел Сочида очрашты.
  • Русия Беларустагы хәлләргә тыкшынуын катгый кире кага.

XS
SM
MD
LG