Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар ата-аналары берләшмәсе Ирина Волынецны балалар омбудсмены итеп расламауны сорый


Ирина Волынец
Ирина Волынец

Татар ата-аналары Волынецның татар теленә каршы көрәшкәнен һәм аның әхлак номаларына сыймый торган гамәлләре булганын искәртә.

"Татар ата-аналары" берләшмәсе Татарстан дәүләт шурасы депутатларын Ирина Волынецны Татарстанның балалар хокуклары вәкаләтле вәкиле итеп куймаска чакыра. Активист ата-аналар депутатларга мөрәҗәгать юллаган.

Бу турыда Азатлыкка "Татар ата-аналары" оешмасы вәкиле, Татарстан президенты каршындагы татар теле комиссиясе әгъзасы Илсөя Әхмәтгалиева белдерде.

Волынец намзәте Дәүләт шурасында бүген каралачак.

Хат авторлары Волынецның татар теленә каршы көрәшкәнен әйтә. Шулай ук бу ханымның әхлак ягыннан әлеге вазифаны башкарырга лаек түгел икәне дә ассызыклана. Сүз аның берничә ел элек үзәк телевидение эфирында чишенүе турында бара. Авторлар мондый гамәл кылган кешенең балалар омбудсмены турында канун нигезендә балалар хокукларын яклаучы рәсми вәкил була алмавын белдерә.

"Бу ханым 1990-нчы елларда Фоменконың "Империя страсти" тапшыруында тулаем шәрә килеш чыгыш ясап катнашкан иде. Бу күренеш аның репутациясендә сөртелмәс кара тап булып саклана. Шушындый түбәнчелеккә төшкән ханымның 63% татар яшәгән (саннар мөрәҗәгать хаты нигезендә бирелә - ред.) Татарстанда балалар белән бәйле массакүләм эш алып баруы берничек тә әхлакый тәрбия кысаларына керә алмый. Мондый репутацияле кешенең әлеге вазифага сайлануы закон буенча билгеләнгән шартларга туры килми", диелә хатта.

Татарстанның 2000 елның 3 мартында кабул ителгән 95нче канунына, һәм 2020 елда кабул ителгән федераль канунга (№48-ФЗ) ярашлы, “Русия Федерациясе субъектында кеше хокуклары вәкаләтле вәкиле вазифасына Русия ватандашы, 30 яшькә җиткән, тапсыз репутациягә ия, югары белеме булган, кеше һәм ватандаш хокуклары һәм ирекләре өлкәсендә белемнәре һәм аларны яклау тәҗрибәсе булган кеше билгеләнә ала” дип искә төшерә алар.

"Бу адымны без Татарстан абруена тап төшерүче, балаларын югары әхлаклы итеп тәрбияләүгә омтылган ата-аналарны түбәнсетүче хаталы адым дип саныйбыз", дип белдерә авторлар.

Алар депутатлардан Ирина Волынец намзәтен әлеге вазифага билгеләүдән баш тартуларын үтенә.

Шундый ук хатны ата-аналар Русиядә кеше хокуклары вәкаләтле вәкиле Татьяна Москальковага да җибәргән. Хатта Татарстан балалар омбудсмены вазифасына шундый әдәпсез кешене тәкъдим итү татарларны рәнҗетә диелгән. Москалькованың Волынец намзәтен кабул итеп, шундый игътибарсызлык күрсәтүенә гаҗәпләнү белдерелгән.

Волынец намзәтенә каршы мөрәҗәгатьләрне татар ата-аналары шулай ук Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм татар телен үстерү комитеты рәисе Марат Әхмәтовка да җибәргән.

23 сентябрьдә Татарстан дәүләт шурасының социаль сәясәт комитеты Илкүләм ата-аналар комитетының Үзәк шурасы рәисе Ирина Волынец намзәтен Татарстанның бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазифасына хуплады. Волынец намзәтен Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән.

XS
SM
MD
LG