Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шагыйрь, журналист Әхмәт Рәшит вафат


Әхмәт Рәшит
Әхмәт Рәшит

Халыкта киң таралган җырлар авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әхмәт Рәшит каты авырудан соң вафат булды.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Әхмәт Рәшит 84 яшендә каты авырудан соң вафат булган. Бу турыда Татарстан язучылар берлеге хәбәр итте.

"Әхмәт абый озак авырды. Тормыш иптәше Мәдинә Маликова аны бик карады инде" дигән берлек рәисе урынбасары Рәмис Аймәт.

Мәрхүм белән хушлашу 25 сентябрь Казаның Фатих Әмирхан проспекты 45 йортта узачак. Мәрасим чарасы иртәнге 10да башлана. Шагыйрь туган авылы – Буа районы Яңа Чәчкап авылында җирләнәчәк.

Әхмәт Әхәт улы Рәшит 1936 елның 25 мартында Татарстан АССРның Буа районы Яңа Чәчкап авылында колхозчы гаиләсендә туа. Яшьли ятим калып, туган авылында җидееллык, күрше Олы Тархан авылында һәм Буада урта белем алгач, ул 1954 елда Казан дәүләт университетына укырга керә.

1960 елдан Татарстанның Апас районы газетында, 1961 елдан Казан һәм Лениногорски телевидение студияләрендә, 1968 елдан Казан шәһәрендәге төрле матбугат чараларында эшли. 1976 елдан ул Татарстан язучыларының Г. Тукай исемендәге клубы мөдире, 1988 елдан Татарстан радиосында мөхәррир булып эшли.

Әхмәт Рәшит берничә шигырь җыентыгы, “Беренче мәхәббәт”, “Зәңгәр күлмәк” кебек популяр җырлар авторы.

Элегрәк Азатлыкка биргән бер интервьюда ул бүгенге радио өлкәсенең торышы турында "радиоларда дөресен сөйләү бетте, барысы да мактауга корылган" дип сөйләгән иде.

XS
SM
MD
LG