Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә коронавирус бер тәүлектә 7 меңнән артык кешедә расланган


Соңгы өч айда беренче тапкыр COVID-19 күрсәткече бер тәүлеккә җиде меңнән артты. Роспотребнадзор икенче дулкын турында сүз бармый, беренчесе дәвам итә дип белдерә.

Русиядә узган тәүлектә 7212 кешедә COVID-19 вирусы ачыкланган. Тәүлеклек очракларына килгәндә, Русия өч ай элек булган күрсәткечләренә кире кайтты. Август ахыры – сентябрь башында тәүлеклек күрсәткеч 5 меңнән дә кимегән иде.

Шул ук вакытта Роспотребнадзор коронавирус эпидемиясенең икенче дулкыны турында сүз бармый дип ышандыра. "Коронавирус пандемиясе беркая да китмәде, икенче дулкын юк, эпидемия процессы дәвам итә" дип белдерде Роспотребнадзорның Эпидемиология үзәк фәнни-тикшеренү институты мөдире урынбасары Александр Горелов.

28 августтан Мәскәүдә картлар һәм хроник авырулы кешеләр өчен берникадәр чикләүләр кертелде.

Мәскәү мэры Сергей Собянин бу төр кешеләрдән өйләрендә калуын үтенде. Мэр шәһәрдә коронавирус белән зарарлану очракларының шактый нык артуын әйтте. Башкала хастаханәләренә коронавирус белән китерелүче авырулар саны 30 процентка арткан.

Русиядә барлыгы 1 136 048 кешедә коронавирус рәсман расланган, 20 056 кеше үлгән. Русия коронавирус йоктырганнар саны ягыннан дөньяда дүртенче урында тора.

Татарстанда 7,1 мең кешедә коронавирус ачыкланган, узган тәүлектә 25 яңа очрак теркәлгән, барлыгы 74 кеше үлгән.

Уку елыннан башлап Татарстан мәктәпләре һәм югары уку йортларында Covid-19 йоктырган 19 очрак рәсми теркәлгән.

Башкортстанда 8,5 мең кешедә COVID-19 расланган, узган тәүлектә 36 яңа очрак, барлыгы 36 кешенең үлгәне хәбәр ителә.

XS
SM
MD
LG