Accessibility links

Кайнар хәбәр

Галимнәр ачышларын рекламларга тиешме? Фәнне популяр итүнең 12 юлы


Чарадан күренеш

25 сентябрь Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында фәннәрне халыкка тарату ысуллары турында сөйләштеләр. Чара түгәрәк өстәл форматында узды һәм "Татарстанда фәннәрне популярлаштыру: проблемнары, механизмнары һәм юнәлешләре" дип аталды. Азатлык бу чарада яңгыраган төп 12 фикерне аерып алды.

Интернет һәм социаль челтәрләр күпчелекнең буш вакытын күңел ачуга кайтарып калдыра. Чит-ятларның фотоларын күзәтеп, шунда гына үзара фикер алышу, кыска вакытлы видеоларны ачып-ябу арасында кешенең китап укырга вакыты калмый. Фән өлкәсендә эшләүчеләргә дә шушы шаукымга ничектер яраклашырга, үз хезмәтләрен халыкка күрсәтергә кирәк. Алар шул темага фикер алышу өчен җыелдылар да.

1. Институт галимнәр белән генә түгел, иҗтимагый оешмалар, блогерлар, билгеле шәхесләр белән бергә эшләргә тиеш. Ул һәркем өчен ачык булырга тиеш.

Бу фикерне Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында директор вазифасын башкаручы Радик Салихов әйтте.

Радик Салихов (уртада)
Радик Салихов (уртада)

— Тарихны популярлаштыручы рәсми сайтыбыз, социаль челтәрләрдә үз төркемнәребез бар. Китаплар чыгып тора, фәнни язмалар басыла. Популярлаштыру көчле булса да, бу җитми. Без ярты юлда гына. Блогерлар, иҗтимагый оешмалар белән дә элемтәдә торырга, хәбәрләшеп яшәргә тиешбез. Сәнгать, мәдәният, тарихны бергә популярлаштыру кирәк, институт һәркем өчен ачык булырга тиеш, диде Радик Салихов.

Мөгаен, монысы түгәрәк өстәлдә иң еш яңгыраган фикер булгандыр, чөнки аны тагын күпләр кабатлады әле.

Радик Салихов тиздән халык санын алу булачагын да искә төшерде.

— Тиздән халык санын алу башлана. Хәзер безнең максат — тарихка нигезләнеп, татарларны берләштереп күрсәтү. Безгә бүген авылларның тарихын тирәнтен өйрәнү, милли рухны күтәрү өчен аерым эшләү җитми, диде ул.

2. Интернет заманында, мәгълүматны дистанцион формада таратуга зуррак игътибар бирергә кирәк. Китапларны PDF форматында булса да таратасы иде.

Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институында дисциплинара тикшерүләр бүлеге җитәкчесе Бәхтияр Измайлов шушы теманы күтәрде.

Бәхтияр Измайлов
Бәхтияр Измайлов

— Безнең институт сайтында үзебездә эшләнгән барлык фәнни хезмәтләрне бушлай йөкләп алып укырга мөмкин. Без аны шулай PDF форматында гына халыкка тарата алабыз да. Чөнки безнең китаплар 200-500 данәдә чыга, институтка кайта һәм аны сатарга безнең хакыбыз юк. Үзебездә дә тота алмыйбыз. Конференцияләрдә өләшәбез инде. Бу китаплар халыкка чыкмый да кала. Мин Мәдәният министрлыгының саклау урынында булдым, анда идәннән түшәмгә кадәр меңләгән китап. Алар анда нәрсә барын үзләре дә белми. Ул китапларның уртак бер базасы да юк. Шуңа күрә шул китапларны халыкка электрон форматта булса да җиткерәсе иде, диде Бәхтияр Измайлов.

3. Дәүләт фәнне популярлаштыруда ярдәм итәргә тиеш

Тарих институтындагы фәнни китапларның кайберләре хәтта 50-100 данәдә генә дә басыла икән. Боларның барысы да акча юклыкка кайтып кала. Шуңа бу юнәлештә дәүләт ягыннан да финанслау, ярдәм итү булырга тиеш, дип белдерде Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Булат Хәмидуллин.

Булат Хәмидуллин сөйли
Булат Хәмидуллин сөйли

— "Татарский народ и его предки" дигән менә бу китап 1989 елда 25 мең данә тираж белән чыккан, ә хәзер безнең институттагы фәнни китаплар 50-100 данә басылырга да мөмкин. Элек андый китапларның тиражлары 25-50 мең данә булган. Мин үз китапларымның ничек сатылуыннан да әйтә алам: кызыксыну бар. Шундый китапларның күбрәк басылуын тәэмин итү өчен, дәүләт ягыннан да ярдәм кирәк. Музей эшчәнлеген популярлаштыру, төрле лекцияләр яздырып тарату, кинолар төшерү, ютубта каналлар алып бару да финанслар сорый. Бүгенгә безнең иң зур казанышыбыз — tatarica.org сайты эшли башлау булды, диде Булат Хәмидуллин.

Ул үз чыгышында барлык фәнни оешмаларның, һәр бүлекнең фәнне популярлаштыру буенча аерым програмы булырга тиешлегенә дә басым ясады.

— Корпоратив үзизоляция ярамый. Һәр фәнни оешмада, һәр бүлектә фәнне популярлаштыру програмы булырга тиеш дип саныйм. Безнең институт барлык иҗтимагый үзәкләргә дә кызыклы проектлар ясау өчен мәйдан бирергә әзер, диде ул.

4. Татарстан китап нәшрияты, "Яңа гасыр" каналы да фәнне популярлаштыру белән шөгыльләнергә тиеш. Дәүләт ресурслары җыр-биюгә генә тотылырга тиеш түгел.

Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институы фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Лилия Габдрафыйкова чыгышын кыска тотты һәм үз фикерен өч тезиска сыйдырды.

Лилия Габдрафыйкова
Лилия Габдрафыйкова

— Беренчедән, журналистлар белән системлы төстә эшләргә кирәк. Матбугатта тарихи сәхифәләр алып барырга һәм элемтәне сакларга. Икенчедән, Татарстан китап нәшриятында тарих белән кызыксынучы һәм аны популярлаштыру белән шөгыльләнүче кеше булсын иде. Югыйсә, алар шушы институтта төн кунып, нон-фикшннарны тотып алып эшләргә тиеш. Ләкин бездә бар да шәхси мөнәсәбәтләргә корыла, шуңа тарихны басмыйлар да. Алар үзендә конкурслар игълан итеп тә тарихка игътибар юнәлтә алыр иде, диде Лилия Габдрәфыйкова.

Шулай да ул төп басымны "Яңа гасыр" телеканалына ясады.

—"Яңа гасыр" телерадиокомпаниясенең беренчел бурычы — татарны, Татарстанны күтәрү түгелме соң? Димәк, алар аның тарихын да күтәрергә тиеш. Бүген "Яңа гасыр" каналы бездә җыр-бию белән генә күзаллана. Шул ук Башкортстанда "БСТ" каналы тарихи тапшыруларга да урын бирә, ә бездә ул юк. Бу бит дәүләт акчасы, аларның техник базасы да яхшы, моны файдаланырга кирәк. Сез әйткән блогерлык та яхшыдыр, ләкин анда аудитория улкадәр киң түгел, - диде ул.

5. Сыйфатка караганда, сан мөһимрәк.

6. Галимнәр дә үзреклам белән шөгыльләнергә тиеш.

"Теория" креатив агентлыгы директоры Илдар Әюпов, сыйфатка артык зур игътибар бирмичә, тарихка багышланган кыска роликларны күбрәк чыгарырга кирәк дип саный.

Илдар Әюпов
Илдар Әюпов

— Тарих ул популярлаштыру өчен бик авыр фән. Интернет өчен видеороликлар төшерү дә авыр. Үз тәҗрибәмнән әйтәм: бер роликны әзерләү өчен 3 ай вакыт кирәк. Безнең "Әлбәттә" каналындагы иң популяр роликны 5 мең кеше караган, ә җитди роликларны тагын да аз карыйлар. Шуңа бу очракта сыйфатка артык игътибар итмичә, санга басым ясарга кирәк, минемчә. Кешене шул кыска вакыт эчендә тарих белән кызыксыныдырып өлгерү, аны шул фән кармагына каптыру — минем максат. Шунысы да мөһим: әнә шундый кыска роликлар аша галимнәрнең дә үз хезмәтләрен рекламлавы кирәк. Артистлар гына үзләрен рекламламасын, галимнәр дә реклам белән шөгыльләнсен, ди Илдар Әюпов.

Бу фикерне Бәхтияр Измайлов та үз чыгышында әйткән иде. Ул фәнни эшен популярлаштыру һәр галимнең, фәнни хезмәткәрнең турыдан-туры бурычы дип исәпли.

7. Тарихчылар халык белән бер телдә сөйләшсен.

"Реальное время" интернет-газеты хәбәрчесе Тимур Рәхмәтуллин тарихчыларның артык катлаулы терминнар һәм озын җөмләләр белән язуын зур кимчелек дип саный.

— Безнең тарихчыларның күп иярченле кушма җөмләләрен ишетсә, Лев Толстой да авыр сулап куяр иде. Аны гадирәк һәм халыкчанрак итеп язарга кирәк. Икенчедән, тарихчыларның кайберләре, журналистларның соравын шәхси мөнәсәбткә күчереп, матбугатка комментар бирмиләр. Мәсәлән, күптән түгел бер тарихчы миңа болай диде: "Син бит Башкортстанның гаугалы тарихчысы Салават Хәмидуллиннан коммент алган идең, мин сиңа коммент бирмим", диде. Өченчедән, сезне укырга әзер булган аңлы төркем Телеграммда утыра, бу сезнең өчен буш мәйдан. Менә шул аудитория өчен дә каналыгызны булдырып алып барырга кирәк, диде Тимур Рәхмәтуллин.

8. Мәдәният, сәнгать, тарихны уртак төстә Татарстаннан читтә таныту юнәлешендә дә эшләргә кирәк.

Бу фикерне Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының сәнгать бүлеге җитәкчесе, сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова җиткерде.

Рауза Солтанова
Рауза Солтанова

— Элек безнең республикадан читкә чыгучы проектлар бөтенләй юк иде, әле хәзер генә без читкә чыга башладык. Мәскәүдә китапханәләрдә булган чараларга, күргәзмәләргә йөрибез. Мин үз фәнни язмаларымны да хәзер өч телдә бастырырга тырышам. Безнең хакта читтә дә белергә тиешләр. Комплекслы экспедицияләрдән булган басмаларның да тиражлары артыграк басылсын иде, чөнки чит төбәкләрдә яшәүчеләр дә аның белән кызыксына. Алар менә 200-500 данә генә чыкты, бу бит чит төбәкләргә җибәрерлек тә түгел. Аннан соң, федераль телеканалларга баручы якташларыбызны үзебезнең милләтне һәм тарихны матур итеп күрсәтерлек итеп әзерләп җибәрергә кирәк. Менә күптән түгел генә безнең республикадан бер кеше "Поле Чудес" тапшыруына китте. Аңа Мәдәният министрлыгы ярдәмендә, күн мозаикасы белән эшләнгән мендәр, милли костюмнар биреп җибәрдек. Бу яхшы үрнәк мисалы. Күн мозаикасы эшләнмәләре — республиканың бренды бит ул. Казакълар хәзер күннән читекләр эшләп, аны милли бизәкләп, үз читеге итеп дөньяга күрсәтә. Безнең республиканың үз мәдәниятен, тарихын бердәм рәвештә читтә дә таныту механизмнары юк. Ә күрсәтергә кирәк! - диде Рауза Солтанова.

9. Тукай турындагы китапларны зуррак тиражда бастырырга кирәк. "Китапларны сату мөмкинлегебез бар, китаплар бирегез"

Г.Тукай музее мөдире, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Төхвәтова икенче елга Тукайның юбилее һәм "Туган тел" елы булуын искә төшерде, соңгы елларда Тукайга бәйле фәнни ачышлар белән уртаклашты. Тик менә ул фәнни ачышларны халыкка җиткерү мөмкинлеге юк дәрәҗәсендә икән.

Гүзәл Төхвәтова
Гүзәл Төхвәтова

— Элек кешеләрне музейга куып китерсәк, быел халык үзе кызыксынып килә башлады. Мәскәү шәһәреннән, Мәскәү өлкәсеннән Тукай белән кызыксынып килүчеләр күп булды. Алар килә дә, экскурсиядән соң Тукайның китаплары белән кызыксына. Сатып алырга тели. Ә безнең аерым фәнни китаплар сату мөмкинлегебез юк. Тукайның энциклопедиясе дә юк бездә. Татарстан тарихы турындагы китапны ике генә данә бирсәгез дә, аның белән музейда булса да таныша алырлар иде. Тукай турындагы бар мәгълүматның бер урында булуы уңайлы бит. Гомумән, Тукай турындагы китапларның тиражы аз булу кызганыч. Аларны сату мөмкинлегебез дә бар, сатып алучы да бар, китаплар юк, диде Гүзәл ханым Төхвәтова.

Без аның белән аерым да сөйләштек. Ул Тукай музеен популярлаштыру өчен кадрлар җитмәүне дә әйтеп узды.

— Безнең музейда бүген өч фәнни хезмәткәр эшли. Алар экскурсия дә уздырырга тиеш. Песи, шүрәле, су анасы һәм башкалар булып киенеп, балалар һәм зурлар белән уеннар да уйнарга тиеш. Түгәрәк өстәлләр дә алып барырга тиеш. Шул ук вакытта алар компьютерны да яхшы белергә, социаль челтәрләр белән дә эшләргә, ул сәхифәләрнең дизайннары белән дә шөгыльләнерлек универсал булырга тиеш. Бу физик яктан мөмкин түгел. Безгә шуны башкару өчен аерым кешеләр, хезмәттәшлек итү өчен аерым оешмалар кирәк, миңа калса. Тарихи оешмалар белән дә хезмәттәшлек, чараларны бергә уздыру өчен берәр мәйдан кирәк. Мәсәлән, республикакүләм конференция яки ниндидер чаралар оештырыла икән, аларны музейга кертү ягын карарга кирәк. Бу да популярлаштыру булыр иде бит, - диде Гүзәл ханым.

10. Модалы мәйданнарны яуларга, таргет реклам кулланырга, реклам өчен билгеле шәхесләрне кулланырга, үз сүзеңне кычкырып әйтүдән курыкмаска кирәк.

Филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Азат Ахуновның фикерләрен җыйнап аерым мәкалә әзерләп булыр иде, чөнки иң әзерлекле чыгыш аныкы булды.

Азат Ахунов
Азат Ахунов

— Яндекс.дзенны хуҗабикәләр генә укый дип саныйм мин. Ул алар өчен сагыз кебек. Менә шунда безнең хезмәткәрнең берәр мәкаләсе басыла икән, аның җитди оешма фикере икәне күренеп торырга тиеш. Аны аерым кеше исеменнән генә түгел, оешма исеменнән күрсәтик. Аннары безнең галимнәр үз фикерен әйтергә куркып тора, мескенлек бар бит инде. Тезислар белән генә сөйләшкәндә кызык түгел ул, кискен репликалар, курыкмыйча әйтелгән ачыктан-ачык сүзләр булганда, халык күбрәк карый. Тарихта проблемнар җитәрлек, шуларны әйтергә курыкмаска кирәк. Шуның аркылы халык татар тарихын өйрәнә, ә бу татарга гына түгел, урыска да кызык, диде Азат Ахунов.

Ул таргет рекламга да урын бирергә вакыт җитте дип саный.

— Бер тапкыр татар тарихын эзләгән кешегә телефоны гел шул темага таргет реклам чыгарып торырлык булсын. Кыйммәтле әйбер түгел бит ул. Аннары татар тарихын модалы мәйданнарда күбрәк яктырту кирәк. Мәсәлән, Арзамас радиосы. Анда басылсаң, бик кәттә кеше буласың икән, мин аны белми идем дә. Басылып карагач кына белдем. Татар тарихын күрсәтү максатында халык таный торган йөзләрне файдалану мөмкин. Фикри лидерлар кирәк. Мәсәлән, шул ук җырчы Салават булсын, ди. Мәсәлән, ул татар тарихы турында кыска гына мәгълүмат биреп үтә. Әлбәттә, тарих популярлаштырып акча эшләп булмый, әмма безнең максат акча эшләү булырга тиеш түгел, диде Азат Ахунов.

11. Тарихны танытуны мәктәпкәчә яшьтән башларга кирәк.

Тарих фәннәре кандидаты Булат Хәмидуллинның бу фикерен берничек тә төшереп калдырып булмый. Ул аны үз улы мисалында аңлатты.

— Тарих белән кызыксындыруны төрле уеннар, мультфильмнардан башларга кирәк. Улым башлангычта укыганда "Эпоха империи" дигән уен белән мавыгып китте дә, шуннан соң Япония белән кызыксына башлады. Безгә дә татар тарихы белән кызыксындыра торган менә шундый уеннар кирәк. Озын булмаган мультфильмнар кирәк. Анда да безнең тарих сурәтләнсен. Шушы һәм башка ысуллар белән мәктәпкәчә яшьтәгеләрне татар халкы тарихы белән кызыксындырырга кирәк, диде Булат Хәмидуллин.

12. Фәннәр академиясе институтларының уртак базасын булдырырга кирәк.

Түгәрәк өстәлнең соңгы мизгелендә, инде чара тәмамланып таралышыр чак җиткәч, катнашучылар уртак бер нәтиҗәгә килде. Фәннәр академиясенең барлык институтларын һәм аларның эшчәнлеген бергә туплаган сайт кирәк, дигән фикерне хупладылар. Фәннәр академиясендәге һәр галимнең хезмәте белән шул сайтта танышып булсын, аның китапларын да шуның аша алып булсын иде, дигән теләктә таралыштылар.

фикерләр (3)

XS
SM
MD
LG