24 сентябрьдә Татарстан Диния нәзарәтенең “Зәкәт” хәйрия фонды быел дүртенче тапкыр Казанда мохтаҗ гаиләләргә гошер сәдакасын тарату чарасы уздырды.
Бу юлы Питрәч районы мөселманнары җыеп җибәргән ун тоннага якын бәрәңге, кәбестә, кишер, суган, кабак кебек яшелчәләр Казанның күп балалы, авыру балалары булган һәм аз керемле гаиләләргә тапшырылды.
“Зәкәт” хәйрия фонды җитәкчесе Булат Мәрдәнов Азатлыкка әйтүенчә, фонд тарафыннан 2018 елда 500ләп, былтыр 1500ләп мохтаҗ гаилә гошер сәдакасы итеп бирелгән яшелчә белән тәэмин ителгән булса, быел андый гаиләләр саны хәзердән үк 500гә җиткән.
“Акциябезне 17 сентябрьдә башлап җибәрдек һәм ул октябрьдә дә дәвам итәчәк. Бүгенге көнгә кадәр алты тонна гошер сәдакасын тараттык. Бер гаиләгә уртача 30-35 кг яшелчә тапшырдык. Фондтагы хезмәткәребез алдан исемлек төзеде һәм гошер җыелгач шул исемлек нигезендә мохтаҗларга хәбәр салдык. Бүген дә 300ләп гаиләгә гошер яшелчәләрен тапшырачакбыз”, дип белдерде ул.
Гошер сәдакасын тарату Тукай урамындагы бер бина ишегалдында оештырылды.
Гошер алучыларның күпчелеге машинасы булган күрше-күләнен гозерләп килгән булып чыкты. Базар арбасын тартып килүчеләр дә, авыру балаларын җитәкләп килүчеләр дә күренде. Гошер яшелчәләрен алырга килүчеләрнең күпчелеге хатын-кызлар иде. Үзара самими сөйләшсәләр дә, чит кешеләргә, бигрәк тә журналистларга ачылып китмәделәр. Тиешле күләмдәге яшелчәләрне алганнан соң рәхмәт әйтеп тизрәк китү ягын карадылар.
Зәкәт фонды хезмәткәре Мая Борһанова авыру балаларның әниләренең читләр белән бик ачылып сөйләшмәвен аларның матди хәленең авырлыгы белән бергә мораль яктан арган булуларына бәйләп аңлатты.
Авыру бала булган гаиләне 95 процент очракта әтиләре ташлап китә
“Бу катлау вәкилләре финанс яктан гына түгел, рухи яктан да якланмаган. Инвалид балаларны гадәттә әниләре генә тәрбияли. 95 процент очракта авыру бала булган гаиләне әтиләре ташлап китә. Әни кеше баланың диагнозы һәм тормыш шартлары белән япа-ялгыз кала.
Гошер сәдакасын тарату аларда зур эмоцияләр барлыкка китерә. Бәрәңге, кабак ише яшелчәләрне алганда ук алар инде болардан нәрсә әзерләячәкләрен сөйли башлый. Бер-берләре белән рецептлар алмаша. Гошер сәдакасы төрле яктан аларга ярдәм була”, дип белдерде Борһанова.
Авыру бала караучы гаиләләрнең керемнәре гадәттә 20 мең сумнан артмый ди ул.
18 яше тулгач кеше үз авыруы белән ялгызы гына кала
“Алар шул пенсия акчасына гына яши инде. Фатир өчен чыгымнарны түли башлагач акчалары калмый да диярлек. Безнең дәүләттә авыру балаларга ярдәм 18 яшькә кадәр генә каралган. 18 яше тулгач кеше үз авыруы белән ялгызы гына кала. Аларның ата-аналары мәңгелек түгел бит. Әти-әниләре үлгәннән соң бу балалар белән ни булачак? Әлеге балаларны күбрәк социальләштерергә һәм эшкә унаштыру ягын кайгыртырга кирәк. Дәүләт менә шуны эшләсен иде.
Аннан соң бу авыру балалар күбесенчә өйдә утыралар. Аларны махсус мәктәпкә дә, башка урынга да кабул итмиләр. Аларга үзара очраша, сөйләшә торган урыннар булдырырга иде. Авыру балаларны җәмгыятькә кертеп җибәрәсе, ата-аналарыннан башка яши алырга өйрәтәсе иде”, дип белдерде Зәкәт фонды хезмәткәре Мая Борһанова.
Казанда яшәүче Евгения Крупиницина аз керемле гаиләдән. Кечкенә улында инвалидлык булган, хәзер ул сәламәтләнгән, быел беренче сыйныфка укырга кергән. Пандемия чорында ире эшсез калган. "Ирем әле генә эшкә урнаша алды", ди ул моңсу карашларын әле бер, әле икенче якка ташлап.
Бер капчык бәрәңге белән кыш чыктык
“Узган ел Зәкәт фонды биргән бер капчык бәрәңгене без гаиләбез белән бер ел буена ашадык. Бу безгә бик зур ярдәм булды. Гадәттә тавык ите алырга тырышабыз, сыер итенә акчабыз җитми”, ди ул.
Крупиницина иренә, баласына һәм үзенә дә киемнәрне күбрәк мохтаҗлар өчен җыела торган махсус урыннан алуын әйтте. Хезмәт хакым 15 мең, иремнең хезмәт хакы да бик аз дип, яшелчәләрен алып китү ягына ашыкты ул.
Авыру кызы белән килгән Фәридә Киреева башта аз гына сөйләшеп алырга ризалашса, бераздан ачылып китте. Аның ике баласы бар. Улы сәламәт. 22 яшьлек Камилә исемле кызында ДЦП чире икән.
Камилә үзен-үзе карый алмый. Сөйләшми. Умыртка сөяге кәкрәйгән. Күзләре начар күрә. Өйдә үзе генә йөри алса да, урамда кулыннан җитәкләп барырга кирәк. Кулларын юдырырга, тешләрен чистартырга гел карап торырга янында кеше булу кирәк ди әнисе.
Фәридә ханым сүзләренчә, бала тугач табиблар аның сәламәтлеген 9 балл (иң яхшысы 10 балл) белән бәяләгән. Бер айдан әнисе баланың авыру булуын күңеле белән сизеп бала тудыру йортына килгән. Борчылмагыз, бала сау-сәламәт дигәннәр. Ә тагын өч айдан балагыз сукыр дип белдергәннәр. Бары 8 айдан соң гына безгә ДЦП диагнозы куеп дәвалый башладылар ди ул, баласының авырулары турында аңлатканда.
Фәридә ханым үзләренә дәүләттән әлләни ярдәм булмаса да, төрле хәйрия фондлары, бигрәк тә Зәкәт хәйри фондыннан һәрдаим ярдәм килеп торуын әйтте.
"Зәкәт" фонды җай булган саен безгә гел ярдәм итәргә тырыша. Авыру балалар өчен йә берәр чара оештыралар, йә ит бирәләр, әйтик пандемия вакытында азык-төлек белән ярдәм иттеләр. Кызым белән шушы фонд оештырган курсларга да йөрибез. Балалар анда төрле кул эшләре белән, физкультура белән шөгыльләнә. Әниләргә исә психологлар ярдәм итә", ди ул.
Фәридә ханым үзенең 12 мең сум, баласының 14 мең сум пенсиясе булуын әйтте. Авыру балага дәүләт тарафыннан бирелергә тиешле сәламәтләндерү үзәкләренә юлламаларны исә еллар буена ала алмавын җиткерде.
Эшләгән вакытта дәүләт салымнарны вакытында алды, хәзер исә авыру балага түләргә ашыгып тормый
“Без менә шифаханәгә бару өчен Социаль иминиятләштерү фондында дүрт ел чират торабыз. Узган ел чиратыбызны белешкәч безнең 29788нче кеше булуыбызны әйттеләр. Болай барса, тагын биш ел чират торырбыздыр. Ә социаль яклау хезмәтеннән реаблитация үзәгенә тагын 2 ел чират торырга кирәк. Бу нормаль түгел инде. Мондый балалар һәрдаим дәваланып торырга тиеш. Камиләнең умыртка сөяге бөгелгән. Аңа һәрвакыт массаж кирәк. Түләүсез массаж булмагач, үзебез түләп эшләтәбез”, дип белдерде Фәридә ханым.
Аның сүзләренчә, пенсиягә чыкканчы дәүләт барлык салымнарны аннан алып барган, ә хәзер баласын дәваларга дигәндә дәүләт алай кайгыртырга ашыкмый.
“Дәүләтебез хәзер безгә ярдәмне тулысынча күрсәтергә тиеш. Хөкүмәтнең авыру балалар ел саен шифаханәләрдә дәваланырга тиеш дигән карары да бар. Ике елга бер мәртәбә авыру балалар реабилитация узарга тиеш. Ә кайда соң ул? Юк ул һәм аны көтергә дә кирәкми. Без хәтта балага тиешле ортопедик аяк киемен дә ала алмыйбыз. Махсус аяк киемен үз акчабызга сатып алабыз. Һәм аның чыгымын дәүләт безгә капларга тиеш. Әмма безгә түләргә акча юк диләр. Яртышар ел көтәбез шул түләүләрне”, ди ул.
Фәридә ханым дәүләтнең авыру балалары булган гаиләләргә күрсәтергә тиешле төп ярдәмнәрне дә санап үтте. Кайбер мизгелләрдә күзләрендә яшь бөртекләре дә күренде.
Ул бу хезмәт өчен айга 1200 сум акча ала
“Сез беләсезме, бездә канун нигезендә пенсиядәге кеше үзенең авыру баласын карарга тиеш түгел. Хәзер минем улым сеңлесен караучы буларак теркәлгән. Һәм ул бу хезмәт өчен айга 1200 сум акча ала. Әйтегез әле, 1200 сумга бер кешене карап буламы? Бу бит реаль түгел. Әгәр мин пенсионер булмасам, мин авыру баланы караган өчен 10 мең сум алыр идем. Канунда исә пенсионер үз баласын карарга тиеш түгел дип язылган.
Балага 18 яше тулгач исә пенсиямнән ике мең сумны алып калдылар. Бу бала хәзер карауга мохтаҗ түгел диделәр. Әмма ДЦПлы бала карауга һәрвакыт мохтаҗ була.
Элегрәк пенсионер буларак транспортта бушлай йөрү мөмкинлегем бар иде. Әмма миннән хәзер бу мөмкинлекне дә алдылар. Чөнки мин яши торган фатир 40 дүрткел метр мәйданнан зуррак икән. Фатир миңа теркәлгән. Фатирны бу авыру балага терки алмыйм бит инде. Фатирыгыз 40 дүрткел метрдан зуррак булгач сезгә җәмәгать транспортында бушлай йөрү тиеш түгел диделәр. Дачамны да исәпләгәннәр икән. Бу да торакка керә диделәр. Мин шундый “бай” кеше булып чыктым һәм шуңа күрә миңа җәмәгать транспортында түләүсез йөрергә ярамый икән”, дип белдерде ул.
Аның сүзләренчә, дәүләт, авыру баланы шифаханәгә юллама белән тәэмин итә алмый икән, акчалата ярдәм итәргә тиеш.
"Безгә кирәкле булмаган урынга юллама бирергә телиләр ансы. Әйтик, Казандагы “Крутушка”га мин ДЦПлы бала белән барып нишли алам? Кызым кечкенә вакытта ДЦПлы балалар өчен Кизләүдәге (Евпатория) махсус санаторийга барганыбыз булды. Искиткеч урын. Анда барганчы кызым йөри дә, күрә дә, йота да алмый иде. Бу шифаханәдән рәтләнеп кайттык. Без анда дәүләт ярдәме белән түгел, ә спонсорлар биргән акчага бардык”, ди Фәридә ханым.
Аның сүзләренчә, Татарстанда 18 яшьтән өлкәнрәкләр өчен түләүсез реабилитация үзәге бары берәү генә. Мин шушындый балалар өчен реабилитация үзәкләренең күбрәк булуын теләр идем, дип белдерде ул.
Фәридә ханым Зәкәт фонды белән бергә Ярдәм мәчетендә инвалидларга күрсәтелгән ярдәмне дә телгә алып узды.
“Мин Ярдәм мәчетен дә әйтми китә алмыйм. Бары тик анда гына балалар белән бергә әниләргә дә, әтиләргә дә массаж ясыйлар. Без дә бик арыйбыз бит. 22 яшьлек баланы көне төне карарга туры килә. Татарстандагы авыру балаларның барысын да Кизләүгә җибәрер идем. Анда Мәскәүләр күпләп йөри бит. Ник безнекеләрне дә анда җибәрмиләр.
Бездә Татарстан яшьләр һәм спорт минитсрлыгы сәламәт балаларны анда ял итәргә җибәрә ансы. Барсыннар, бер сүзем юк. Сәламәт балалар анда 18 көнгә 12 мең сум түләп бара. Ә авыру балалар дәваланыр өчен 150 мең сум түләргә тиеш. Дәүләт авыру балаларга да ярдәм итәргә тиештер бит”, ди ул.
Фәридә Борһанова да Казанда күбрәк реабилитация үзәкләре ачылсын иде, дип җиткерде.
Мәскәүдәге авыру балалар шифаханәләргә елга ике мәртәбә йөри, Татарстандагылар дүрт елга бер мәртәбә дә бара алмый
“Ярар минем кызым хәзер йөри башлады инде. Ә бит арбада утыручы балалар бик күп. Мәскәүләр ни өчен елга ике мәртәбә балаларын шифаханәгә алып бара ала? Ә Татарстанда 4 елга бер мәртәбә дә бара алмыйбыз? Гомум реестр дип әйтәләр бит. Мәскәүләр диңгезгә дә бара, Кавказга да йөри. Ни өчен без алар йөргән җирләргә йөри алмыйбыз? Без бит социаль челтәрләрдә аралашабыз, барысын да белеп торабыз. Юллама сорый башласак, Социаль иминиятләштерү фондының Татарстан бүлеге килешү юк, акча юк дип әйтә. Ничек була алмый инде ул?", ди авыру бала әнисе.
Анна Фазлетдинова ДЦПлы 11 яшьлек баласын машинасының арткы утыргычларына яткырып килгән. Үзеннән тормышны сөю бөркелә, мин хәзер күбрәк кызым өчен яшим, ди ул.
“Баланы җай чыккан саен үзем белән алып чыгам. Минем башка чарам юк. Бала өйдә ятса, аның үсеше тукталачак. Бала белемне өйдә ала. Социальләшүдән тулысынча мәхрүм диәргә була. Шуңа машинага утырыга туры килә. Ул булмаса, мин машина йөртмәгән булыр идем”, ди Анна.
Түрәләргә безнең кебек 12 мең сум пенсия алып яшәп карарга киңәш итәр идем
Фазлетдинова дәүләттән авыру бала караган өчен бирелгән пенсиянең яртысын фатир чыгымнарына тотуын әйтте. Ахырдан түрәләргә дә сүзен җиткерүне сорады.
“Түрәләргә безнең кебек 12 мең сум пенсия алып яшәп карарга киңәш итәр идем. Социаль иминиятләштерү фонды биргән утыргычларга утырып карасыннар иде алар бер. Һәм бер тапкыр гына булса да, инвалид арбасына утырып шәһәрне әйләнеп чыксыннар иде. Һәм уңайлы мохитнең чынбарлыкта нинди булуын, аның инвалидлар тормышына ничек куркынычлы булуын үзләре күрсеннәр иде”, диде авыру бала тәрбияләүче Анна Фазлетдинова.