Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда татар сөйләм теле курслары ачылды


Архив фотосы
Архив фотосы

Оештыручылар татар телен өйрәнергә теләүчеләр саны арта баруын әйтә.

Ижаудагы "Иман" татар яшьләре берлеге татар сөйләм теле дәресләре уздыра башлады. "Тел бел" дип аталган бу курслар татарча сөйләшү клубы форматында оештырыла. Гадәти дәресләрдән аермалы буларак, монда лекцияләр юк, укытучылар – татар телендә яхшы сөйләшүчеләр – укучыларга сөйләм теле күнекмәләре бирә. Дәресләр формаль булмаган мохитта, чәй өстәле янында уза.

Укучыларга төрле темалар тәкъдим ителә, алар шул темаларга сөйләшеп, үз сөйләмнәрендә куллана торган татар сүзләре санын арттыра. Шул ук вакытта татар теле грамматикасы белән дә танышу бара, сүзләрнең әйтелеше өйрәнелә. Материалны яхшы итеп истә калдыру өчен "Бу нинди көй?" һәм башка интерактив уеннар кулланыла.

Оештыручылар татар телен үзләштерергә теләүчеләрнең арта баруын әйтә.

Дәресләр Удмуртия Халыклар дуслыгы йортында атнасына бер тапкыр уза.

Татарстан мәчетләрендә 1 октябрьдән татар теле курслары эшли башлый. Хәзер республиканың 100 мәчетендә бу дәресләргә язылу бара. Әлеге курсларда уку түләүсез.

XS
SM
MD
LG