Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: русия табибларының яртысы хастаханәләр коронавирусның яңа дулкынына әзер түгел дип саный


Хастаханәләрдә хезмәткәрләргә кытлык, алар саклану чаралары белән җитәрлек дәрәҗәдә тәэмин ителми.

Русиядә табибларның 57 проценты дәвалау-профилактика оешмаларының коронавирусның икенче дулкынына әзер түгел дип белдерә. RNC Pharma аналитика ширкәте һәм табибларның “Доктор на работе” берләшмәсе уздырган сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәтә. Бу турыда Медвестник порталы хәбәр итә.
Респондентларның 11 проценты гына илнең сәламәтлек саклау системы коронавирус белән авырулар саны артуга бирешмәс дип саный. Мәскәүдә һәм Петербурда 19 процент шулай дип белдерә. Төбәкләрдә исә сигез процент кына бу фикердә тора.

Респондентларның өчтән бере диярлек җитешмәгән җирләр булса да, нигездә медицина оешмалары коронавирусның икенче дулкынына әзер дип белдергән. Шул ук вакытта өчтән бере “табибларны яңадан амбразурага ташлаячаклар” дип саный. Хастаханәләр пандемиянең икенче дулкынына әзер дигән фикерне 24 процент респондент әйткән.

Сораштыруда катнашучылар Русия сәламәтлек саклау системының COVID-19 вирусына каршы көрәштә җитешсезлекләрен санаган. Бу табиблар һәм кече хезмәткәрләргә кытлык, саклану чаралары җитмәве, коронавирус йоктырган пациентлар белән эшләгән өчен өстәмә акча түләнмәве һәм башкалар.
Русиядә соңгы вакытта коронавирус эләктергән кешеләрнең тәүлеклек саны арта бара. Август ахырында бу сан биш мең тирәсе булса, узган тәүлектә ил күләмендә 8135 кешедә коронавирус рәсми теркәлде. Мондый югары күрсәткеч соңгы тапкыр 15 июндә булган (9041 очрак). Эпидемия дәвамында барлыгы 1 159 573 кеше вирус йоктырган.

Башкортстанда да соңгы вакытта COVID-19 йоктыручыларның тәүлеклек саннары арта.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 23 яңа очрагы теркәлгән, барлыгы 7183 кешедә вирус табылган, 6054 кеше терелгән. Яңа үлем очраклары турында хәбәр ителми, эпидемия башыннан барлыгы 74 кеше үлгән.

XS
SM
MD
LG