Accessibility links

Хезмәт министрлыгы: Татарстанда пенсиянең уртача күләме 14,6 мең сум тәшкил итә


Татарстанда пенсионерлар өчен яшәү минимумы сигез мең сумнан чак кына артык. 

Татарстанда пенсиянең уртача күләме 14,6 мең сум тәшкил итә. Бу санны республика министрлар кабинетында брифингта Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы җитәкчесе Эльмира Зарипова китерде.

Министр мәгълүматынча, Татарстанда 987 мең кеше картлык сәбәпле пенсия ала.

Татарстан пенсионерлар өчен билгеләнгән яшәү минимумы ягыннан Русиядә иң арттагы төбәкләрнең берсе. 2018 елдан бирле бу күрсәткеч артмый һәм якынча сигез мең сум тәшкил итә. Татарстан Дәүләт шурасы 2021 елга да бу күрсәткечне үзгәрешсез калдырды – 8232 сум.

XS
SM
MD
LG