Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азатлык" берлеге ярдәмендә Төркиядә Гаяз Исхакый каберендәге язулар яңартылган


Наил Нәбиуллин Истанбулда Гаяз Исхакый кабере янында
Наил Нәбиуллин Истанбулда Гаяз Исхакый кабере янында

"Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин Төркиянең Истанбул шәһәрендәге Әдирнәкапы зиратында урнашкан татар милли хәрәкәте җитәкчесе, язучы, драматург, мөхәррир, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче Гаяз Исхакыйның каберендәге язуларның яңартылуын җиткерде.

"Узган елларда Төркиягә баргач Гаяз Исхакый каберенең каралмаган булганын күреп кайткан идек. Кабердәге язуларның әкрен генә бетә баруын күреп йөрәк әрнеде. Бу турыда социаль челтәрләргә язып аяныч хәлне аңлатып карадык, кем дә булса бу проблемны хәл итер дип өметләндек.

Тик беркем дә моны күтәреп алмады. Узган ел Төркиягә марафонда катнашырга баргач, "Азатлык" татар яшьләре берлеге буларак без Гаяз Исхакый каберен үзебез карап торырга булдык. Һәм зираттагы бер хезмәткәргә язуларны яңартырга акча биреп калдырдык", дип белдерде Наил Нәбиуллин Азатлыкка.

Нәбиуллин, Төркиягә быел тагын марафонга баргач өч дусты белән Гаяз Исхакый каберенә барып килгән.

"Чыннан да безнең әйткәннәр үтәлгән. Кабер язулары яңартылган. Каберне моннан соң да чистартып, карап тору өчен шул ук хезмәткәр белән килештек. Рубль белән санаганда барлык эш дүрт мең сумга төште", диде ул.

Активист сүзләренчә, татар халкының лидеры булган Гаяз Исхакыйның каберен ни өчендер Истанбулда, Төркиядә яшәүче татарлар карап тормый.

"Истанбулдагы татар оешмаларының Гаяз Исхакый каберен карап тормавы һич аңлашылмый. Кабер янына айга бер мәртәбә барып кайтырга була бит. Моны аңлата алмыйм. Милләтебез өчен күп эшләр башкарган Гаяз Исхакыйның каберен карап тору ул безнең өчен изге бурыч булса", дип җиткерде Наил Нәбиуллин.

Нәбиуллин берлек буларак Гаяз Исхакый каберен тәртипкә китерү белән генә чикләнеп калмаячакларын, Төркиядә бакыйлыкка күчкән башка татарларның каберләрен дә яңартырга теләүләрен әйтте.

"Садри Максудиның кабере дә шактый авыр хәлдә. Акчасын табып аның каберен дә төзекләндерәсе килә. Ләкин аның оныгы бит әле исән. Шуңа иң башта хокукый ягын хәл итергә кирәктер.

Йосыф Акчураның кабере дә ярылып китә башлаган. Әмма аның да туганнары бар дип беләм. Аларның туганнарыннан башка без бу эшкә тотынсак, алар безгә рөхсәт итмәскә дә мөмкиннәр", дип белдерде ул.

Төркия зиратларында танылган татарлар каберләренең аяныч хәле проблемын узган ел җәмәгать эшлеклесе Роза Корбан да күтәргән иде. Төркиядәге кайбер татар зыялылары каберләре инде югалган дип белдерде ул. Роза Корбан киләчәктә каберләрне карап тору өчен берәр фонд оештыру кирәк дип саный.

XS
SM
MD
LG