Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан министры ЭКО ярдәмендә бала таптыру дәүләткә кыйммәткә төшә дип зарланды


Республика хөкүмәте халык санын абортларны киметү һәм мигрантлар чакыру хисабына арттырмакчы була.

Башкортстанның гаилә, хезмәт, социаль яклау министрлыгы башлыгы Ленара Иванова баласыз гаиләләргә ЭКО (ясалма аталандыру) алымы дәүләткә кыйммәткә төшә, шул ук вакытта аның нәтиҗәсе көтелгәнчә югары түгел дип белдерде. 2020 елда ЭКО ясатучыларга дәүләт ярдәменә 83,2 млн сум бирелгән. Дәүләт програмы ярдәмендә биш елга 2,6 мең бала туар дип көтәргә була диде министр. Бу мәгълүматны ул парламент тыңлаулары вакытында китерде. "Без бу чынннан да бик кыйммәт дигән фикергә килдек" диде Иванова.

Аның сүзләренчә, республика хөкүмәте бала тудырулар санын арттыруда булачак әниләрне балаларын төшермәскә үгетләү нәтиҗәле булыр дип саный. Абортларның биштән бере генә медицина сәбәпләре аркасында ясала диде министр. Баласын табарга күндерү юлы белән ким дигәндә 2,48 мең бала туу очрагына ирешеп була дип фаразлый Иванова.

Ул хатын-кыз белән сөйләшеп, дәүләт балалы гаиләләргә нинди ярдәм күрсәткәнен аңлатсаң, баланы саклап калырга күндерергә була дип саный.
Иванова чыгышында әйтелгәнчә, Башкортстан хакимияте туучылар санын яшь мигрантларны респубикага җәлеп итү юлы белән дә арттырырыга җыена. Башкортстандагы башка милләтләр диаспоралары белән элемтә булдырып, БДБ илләреннән мәктәпне тәмамлап чыккан "юньле яшьләрне" республика вузларына керергә чакырып була дип белдерде Иванова. Вузны тәмамлап, Башкортстанда калырга теләүчеләргә Русия ватандашлыгын алуда ярдәм күрсәтеләчәк дип искәртте ул.

Башкортстанда бала туу саны елдан ел кими бара. Аерым алганда, 2019 елның 11 ае эчендә республикада 38 690 бала дөньяга килгән, бу 2018 ел белән чагыштырганда 4 720 балага кимрәк. Үз чиратында, 2018 ел күрсәткечләре 2017 елныкыннан начаррак булган – 2 305 балага кимрәк туган диелде.

Ел башында республикада бала туу коэффициенты тиешледән 1,5 тапкыр кимрәк икәне әйтелгән иде.

XS
SM
MD
LG