Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Югары мәхкәмәсе ялгыз пикетлар өчен җәза карарларын гамәлдә калдырды


Дмитрий Плюм Казанда ялгыз пикетта, 21 август 2020
Дмитрий Плюм Казанда ялгыз пикетта, 21 август 2020

Мәхкәмә Навальный тарафдарларының тыелмаган пикет өчен җәза бирүгә каршы шикаятьләрен канәгатьләндерүдән баш тартты.

Татарстан Югары мәхкәмәсе Алексей Навальный тарафдарлары булган биш активистның апелляция шикаятен карады. Элегрәк Казанның Вахитов мәхкәмәсе аларны килештерелмәгән ялгыз пикетларда катнашуда гаепле дип тапкан иде. Әмма Русия һәм Татарстан кануннары андый протест чараларын шәһәр идарәсе белән килештерүне таләп итми.

Навальный Томскида агуланып Осмки хастаханәсенә эләккәннән соң, 21 августта аның тарафдарлары булган җиде активист ялгыз пикетларда торган иде. Ул чакта бер ялгыз пикетчы киткәннән соң шул ук урынга икенче ялгыз пикетчы чыккан иде. Пикетчылар “Минем Русия агуланган”, “Русия, үзеңне якла! Навальныйны коткарырга чык” кебек язулар тотып торды.

Нәтиҗәдә Алексей Бояров, Дмитрий Блюм, Тимур Төхвәтуллин, Эльвира Бутакова һәм Наил Мулллаевны полиция тоткарлады.

Аларга хакимияткә хәбәр итмичә ачык чара уздыру яки оештыруда гаепли торган маддә кулландылар. Мәхкәмәгә килгәч гаепләү “ачык чара уздыру кагыйдәсен бозу” дип алыштырылды. Маддәнең бу өлеше кулга алуны күздә тотмый.

Бутакованы мәхкәмә 10 мең сум штраф җәзасына хөкем итте. Бояров, Муллаева – 20шәр сәгать мәҗбүри эшкә, Төхвәтуллин һәм Блюм – 30ар сәгать мәҗбүри эшкә хөкем ителде.

Активистларның адвокаты Данил Нургалиев хәбәр иткәнчә, Татарстан Югары мәхкәмәсе Блюм һәм Төхвәтуллинга карарларны үзгәрешсез калдырган. Элегрәк Бутакова карары да шул килеш калдырылган иде.

Нургалиев сүзләренчә, активистлар Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәргә җыена. Алар үзләренең Европа конвенциясендә расланган сүз һәм җыелышлар иреге бозылуын әйтә.

XS
SM
MD
LG