Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы Татнефтькә салымнарының бер өлешен кайтаручы канун кабул итте


Канун Татнефтьтән файдалы казылмалар чыгарудан алыначак салымнарның 36 млрд сумга кадәр өлешен кире кайтару мөмкинлеге бирә.

Русия думасы өстәмә керем салымына үзгәрешләр кертүче канунны өченче укылышта кабул итте. Бу үзгәреш нигезендә Татнефть файдалы казылмалар чыгарудан түләнгән салымнарының (НДПИ) бер өлешен кире кайтарып ала алачак. Кире кайтарылган салымның күләме 36 млрд сумга җитәргә мөмкин. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.

Канун нигезендә салымнарны кайтару 2021 елның 1 гыйнварынан башлана. Ул аеруча үзле нефть чыгаручы ширкәтләргә кагыла. Татарстан җирлегендә нефть чыгаручы шикрәтләрнең лицензияләре 2016 елдан алдарак бирелгән булырга, нефть ятмалары күләме 2,5 млрд тонна яки аннан да күбрәк булырга тиеш. Татнефть бу шартларга туры килә диелә.
Шундый ук салым ташламасы Ямал-Ненец автоном бүлгесенең Ямал районында эшләүче ширкәтләргә дә кагыла. Монда нефть чыгаручы шикрәтләр “Нефть чыгару күләмнәре турында” дигән инвестицияләр килешүе төзергә тиеш. Әлеге шартлар “Газпром нефть” ширкәтенә дә туры килә.

Шушы ук канун нигезендә Татнефть һәм Лукойл ширкәтләренә үзле нефть чыгарган өчен бирелә торган салым ташламалары бетерелә. Татарстан нефть ширкәте елына 3,5 млн тонна, Лукойл 5 млн тонна шундый нефть чыгара. Белгечләр исәпләвенчә, Татнефть әлеге ташламаны бетерүдән елына 40 миллиард сумга кадәр акчасын югалтачак.

XS
SM
MD
LG