Accessibility links

Кайнар хәбәр

Өч ел эчендә Русия президенты эшчәнлеге 82 миллиард сумга төшәчәк


Владимир Путин
Владимир Путин

Президент идарәсендә мең ярымнан артык хезмәткәр бар, моннан тыш, 700 машинадан торган автопарк, биш резиденция һәм башка уңайлыкларга акча тотыла.

Русия президенты, хөкүмәте, төбәк идарәләре “эшчәнлеген тәэмин итеп тору”га киләсе өч елда 113 миллиард сум тоту каралган. Бу турыда “2021 елга федераль бюджет һәм 2022-2023 елларга бюджет планы турында” канун өлгесендә әйтелә.

113 миллиард сумның 82 миллиарды президент эшчәнлеген тәэмин итүгә генә тотылачак.

Рәсми документларга ярашлы, президент эшчәнлеген аның идарәсе тәэмин итә. Президент идарәсендә мең ярымнан артык кеше эшли. Алар президент боерыклары, күрсәтмәләре, йөкләмәләре өлгеләрен әзерли, кадрлар мәсьәләсен, дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исемнәр бирү сорауларын хәл итә.

Президентның эшчәнлеген материаль-техник һәм финанс ягыннан тәэмин итүне президент эшләре идарәсе башкара. Ул мөстәкыйль федераль орган, президент идарәсе эченә керми. Идарә карамагында – очкычлар, боралаклар, 700ләп җиңел машина, автобус һәм йөк машиналарыннан торган автопарк, махсус поезд һәм елга кораблары бар. Шулай ук бу идарә президентның рәсми рәвештә күрсәтелгән биш сараен һәм президент оркестрын да тәэмин итеп тора.

Шул ук вакытта пандемия аркасында туган бюджет дефицитын каплау өчен дәүләт бурычларын арттырырга мәҗбүр.

XS
SM
MD
LG