Accessibility links

Кайнар хәбәр

Футболчы Карадениз Татарстанда салдырган мәчет төзелеше тәмамланган


Исмәт Эрикан (уртада) мәчет янында
Исмәт Эрикан (уртада) мәчет янында

Биектау районы Калинино авылы янындагы "Карадениз" мәчете дүрт ел төзелде.

Татарстанның Биектау районы Калинино авылы янында, Р-242 трассасы буена салынган "Карадениз" мәчете гыйбадәт кылучылар өчен ишекләрен ачкан. Бу турыда Төркиянең Казан баш консуллыгы хәбәр итте. "Баш консул Исмәт Эрикан милли командабызның элекке футболчысы Гекдениз Карадениз төзеткән hәм хәзерге вакытта төзелеше тәмамланган мәчетне күреп кайтты. Мәчет гыйбадәткә әзер", диелгән консуллык хәбәрендә.

Мәчетне Казанның "Рубин" футбол такымының элеккеге уенчысы Гөкдениз Карадениз 2016 елда төзетә башлаган иде. Мәчет 60 миллион сумга төшәчәк, яртысын Карадениз үзе, калганын төрек иганәчеләре бирәчәк диелде. Мәчетнең үзенчәлеге – архитектурасында татар һәм төрек мәчетләре стиле катнашкан булуында диелде. Хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен юыну, намаз урыннарыннан кала, имам өчен ике бүлмәле фатир, кафе да булыр дип сөйләгән иде Азатлыкка мәчет төзелеше өчен җаваплы төрек эшкуары.

Карадениз 2008-2018 елларда "Рубин"да уйнады. Өч тапкыр Русиянең иң яхшы футболчылары исемлегендә өченче урынга чыкты. 2009 елда Испаниядә "Барселона" капкасына хәлиткеч туп кертеп, "Рубин"ның җиңүенә китерүе белән истә калды. 2018 елның 3 маенда спорт карьерасын тәмамлаячагын белдерде.

XS
SM
MD
LG