Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда полилингваль мәктәпләрдә татар телен яклап ялгыз пикет узды


Ләйлә Лерон "Адымнар" мәктәбе янында
Ләйлә Лерон "Адымнар" мәктәбе янында

Ләйлә Лерон Шәймиев мәктәпләренә һөҗүм итүчеләргә атап пикет уздырды.

Казанның 165 мәктәбе нигезендә оешкан "Адымнар" полилингваль мәктәбе каршында ялгыз пикет узды. Аны активист Ләйлә Лерон уздырды. Ул кулына "Шәймиев мәктәбенә кулларыгызны сузмагыз!" дип язган язу тоткан иде. Активист күтәргән язуда шулай ук "Полилингваль мәктәп – "поли" сүзеннән, ул "күп" дигәнне аңлата", "Баласының татар телен камил белүен теләмәгәннәр билингваль мәктәпкә бирә ала, алар илдә дистәләрчә мең" дигән сүзләр дә бар.

Ләйлә Лерон кайбер урыс телле ата-аналарның бу полилингваль мәктәпкә балаларын махсус китереп, монда татар теле укытылырга тиеш түгел дип даулашып йөрүләрен сөйләде Азатлыкка. "Бу пикет махсус шулар өчен. Татар телен белергә теләмәгән балаларны китерәләр, бу шушы ата-аналар өчен генә пикет. Калганнарга кагылмый, хет кореялы булсын, кем булса да, татар телен укыйм дип килгән кешеләргә бу пикет кагылмый" дип аңлатты Лерон.

Ул татар телен белмәгән балаларны махсус, татар телен бетерү өчен китерәләр дип саный.

Баласын татар мәктәбенә китереп, татар телен бетереп йөрүчеләр бар

"Белмибез дә, өйрәнәсебез дә килми дигән сүзләр әйтә кайбер ата-аналар. Без монда укытачакбыз балаларны, татар телен монда да юк итәчәкбез диләр. Баласын төрле татар мәктәпләренә күчереп татар телен бетереп йөрүчеләр бар. Мин шулар өчен яздым. Бездә урыс теллеләр өчен әйбәт мәктәпләр күп. Бар да укыт, нигә монда киләсең?" диде активист.

Ул полилингваль мәктәпләргә балаларны сынау аша, әңгәмә юлы белән баланың татар телен өйрәнергә теләвен-теләмәвен ачыклап кабул итәргә кирәк дип саный.

"Болай барса, Шәймиев мәктәпләре дә берничә елда бетәргә мөмкин, бәлки анда инглиз теле, испан телен өйрәнә башларлар, ә татар теле калмаячак дип куркам мин" диде активист.

Татар теленә каршы булсалар, бу мәктәпкә килмәсеннәр

"Татар мәктәпләре аз, бармак белән санарлык. Монда бөтен шәһәрдән татар балаларының килеп укыйсы килә. Аңлыйм, бу микрорайонда яшәүчеләрнең дә шушы яхшы, ремонтлы, яхшы укытучылар укыта торган мәктәптә укыйсылары килә. Ләкин татар теленә каршы икәннәр, монда килмәсеннәр, башка якындагы мәктәпкә барсыннар" дип сөйләде Ләйлә Лерон.

Элегрәк активист Екатерина Матвеева Казанның 165 мәктәбенә татар телен белмәгән балаларны алмыйлар, шул районда теркәлгән булса да, урыс телле балаларны мәктәпкә кабул итмиләр дип интернетта видео чыгарган иде.

Видеога аңлатмасында Матвеева мәктәпнең балаларны алмавы турында хәбәр Татарстан республикасының мәгариф өлкәсендә канун бозулар турында кайнар линиясенә килде, прокуратура балаларны алар беркетелгән территориядә мәктәпкә алмау рәвешендә канун бозу тапты дип яза.

Екатерина Матвеева - Вконтактедагы "Мәктәптә һәм балалар бакчаларында акча җыю" ("Поборы в школах и детских садах") төркеме җитәкчесе, мәктәпләрдә татар телен укытуга каршы көрәшүче активист. Татар теленә каршы прокуратураларга, Русия җитәкчелегенә хатлар язуда, видеомөрәҗәгатьләр яздыруда актив катнаша.

Күптән түгел социаль челтәрләрдә урыс телле ата-аналар активистлары оештырган төркемдә "Алабуга-Адымнар" полилингваль мәктәбе укыту лицензиясез эшчәнлеген башлаган дип шау-шу күтәргән иде. Моннан соң Алабуга шәһәре прокуратурасы Алабуга башкарма комитеты җитәкчесе һәм мәктәп мөдиренә кисәтү белдерде.

XS
SM
MD
LG