Accessibility links

Кайнар хәбәр

ВКонтакте татар телле проектларга грантлар тәкъдим итәчәк


ВКонтакте сайтынының татар телле интерфейсы
ВКонтакте сайтынының татар телле интерфейсы

Татар теле – туган телләрдәге проектларга ярдәм итү програмының беренче теле. Алга таба програм башка телләргә дә тәкъдим ителәчәк.

ВКонтакте туган телләрдәге проектларга ярдәм итү програмын башлап җибәрде. Беренче тел булып татар теле сайланды. Програм кысаларында татар телле проектларга грантлар тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә ВКонтакте матбугат хезмәте.

"Без туган телләрдәге проектларга зур урыс телле проектлар фонында күренергә мөмкинлек бирергә телибез. Татар теленнән башладык, алда програмны башка телләргә дә киңәйтергә телибез", дип белдерде социаль челтәр вәкиле Диләрә Маһиянова.

Програмда 3 җиңүче булачак, алар 250, 150 һәм 100 мең сум күләмендәге промокупоннар җиңә алачак, әлеге купоннарны ВКонтакте сайтында үз проектлар үсеше өчен кулланып булачак.

Грантларда катнашу өчен 13 октябрьгә кадәр анкета тутыру сорала. Бәйгедә татар телендәге төрле проектлар – медиа, мәдәни һәм белем бирү чаралары, табышсыз җәмгыятьләр яки автор проектлары катнаша алачак.

Катнашучыларны сайлап алу туры, аннары соң белем бирү дәресләре көтә. Әлеге этапта социаль челтәр хезмәткәрләре реклам инструментлары һәм аларны нәтиҗәле куллану ысуллары турында сөйләячәк. Катнашучыларга өй эшләре һәм махсус биремнәр биреләчәк, аларның нигезендә җиңүчеләр сайлап алыначак та.

Вконтакте – Русиянең иң популяр социаль челтәре. Ул эре сайтлардан беренчеләрдән булып интерфейсны татар теленә тәрҗемә итү мөмкинлеген бирде, тәрҗемәне үзләре теләк белдергән һәвәскәрләр башкарды.

Социаль челтәрдә 6 меңгә якын татар төркеме, берләшмәсе бар, дип белдерә Тарих институтының​ этносоцилогия бүлеге җитәкчесе, галимә Гөлнара Габдрахманова. "Бу – Русиядәге яшьләр арасында иң популяр платформа. Иң кызыгы – татар социаль медианың аудиторияләре һәрвакыт арта бара. Татарлар этник яктан берләшә", дип сөйләде ул Азатлыкка.

Татарстанда Вконтакте продуктларыннан актив рәвештә 2,8 миллион кеше файдалана.

XS
SM
MD
LG